World News

Зәйдә спорт яратучы гаиләләр күп

 Зәй спорт үзәгендә «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авылларда яшәүче гаиләләр арасында ярышлар оештырылды. Аларда Аксар,  Югары Шепкә, Гүлкин,  Сәвәләй, Чыбыклы авыл җирлекләреннән гаиләләр көч сынашты. 10-11 яшьлек балалары булган гаиләләрдән - Сәвәләйдән Лавровлар, 12-13 яшьлек балалары  булганнар арасында Сәвәләйдән Саримовлар, гаиләсе җиңүче булды. Гомуми командалар арасында сәвәләйлеләргә тиңнәр юк. Икенче белән өченче урыннарны Югары Шепкә һәм Аксар гаиләләре бүлеште.

Читайте на сайте