Олы көн - олы бәйрәм
1 май көнне православие динен тотучылар Пасха (Олы көн) бәйрәмен уздыра. Керәшеннең барлыгы 17 бәйрәме булса, шуның 13е зурлап үткәрелә. Олы көн – әлеге бәйрәмнәрнең иң зурысы. Ул Иисус Христосның яңадан терелү, җиргә яңадан килү бәйрәме буларак уздырыла. Гадәттә, Олы көн, айның ничек тулуына бәйле рәвештә, 4 апрель белән 8 май арасындагы көннәргә туры килә.
“Олы көн бәйрәмендә иртә белән безне сәгать 4-5тә уяталар иде. Кызылга буялган йомырка ашап, чәй эчеп, күкәй җыярга чыгып китә идек. Өйдән чыкканда, әби-бабайлар “урсата”ңа, “урсана”ңа керерсең, шул түти, теге дәдәйләреңә керерсең, дип туганнарга керергә кирәклеген әйтеп чыгаралар.
Һәрбер йола, гадәтнең нигезендә тәрбия яткан. Бу балалар нәсел-нәсәбен белеп үссен өчен, туганлык хисләре нык булсын өчен шулай эшләнгән. Юкка гына йорт хуҗалары өйләренә кергән бала-чагага: “Син кем малае? Кем баласы?” дигән сораулар бирмиләрдер. Кайбер йорт хуҗалары мендәр өстенә утыртканнар, бу хуҗалыктагы тавыклар чебиләрне күбрәк чыгарсын өчен шулай башкарыла. Өйгә кайтып, тамак ялгагач, балалар соңрак күкәй тәгәрәтергә китә иде».
Софья Васильева. Сарсаз-Баграж.