World News

Зәйдә "Веломарафон-2016" акциясе узды

Бүген Зәйдә район җитәкчелеге, шәһәр яшьләре, спортта актив зәйлеләр катнашында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан “Веломарафон – 2016” акциясе үтте. Район яшьләр эшләре идарәсе башлангычы белән оештырылган акциягә катнашырга теләк белдерүчеләр күпләп җыелды. 300 дән артык зәйле «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданнан страт алып Ринат Фәрдиев паркы аша үтеп, Мирный бистәсенә юл алды. Веломарафон шәһәрнең Җиңү Бульварындагы “Азатлык китерүче солдат” һәйкәле каршында тәмамланды.

- Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан батыр сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә оештырылган бу сәламәтлек акциясенә төрле яшьтәге зәйлеләрнең, бигрәк тә яшьләребезнең күпләп кушылуы куанычлы күренеш. Киләчәктә мондый спорт акциясен традицион итеп, анда елдан-ел катнашучылар санын артыруны, үз артыбыздан башкаларны ияртүне максат итеп куек, - диде веломарафончыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Разиф Кәримов.

Веломарафонда иң яшь катнашучы булган Максимга 7 яшь, ә иң өлкәненә 59 яшь иде. Максим ерак араны бик иркен үтүен, чөнки гаиләләре белән еш кына велосипедта йөрүләрен әйтте. Ә «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Петрякова мондый спорт төре белән еш шөгыльләнмәсә дә, бу төр спортның бик күңеленә хуш килүе белән уртаклашты. Алар әле киләсе атнада бакча балалары, әти-әниләр белән дә велопрогон ясарга планлаштырганнар. Үзенә күрә бу бер әзерлек чарасы булды, дип елмая Мария. Ә Дмитрий Артемьев «Зәй шикәре» заводында эшли, еш кына эшкә дә велосипедта килергә ярата икән. «Веломарафон-2016» оештырылуын ишеткәч ул бик теләп бу чарада катнашырга алынган.

- Мин үземне веломарафон барышында зур бер тату Зәй шәһәре гаиләсенең актив әгъзасы итеп хис иттем. Җиңү бәйрәме хөрмәтенә бу чараның оештырылуы исә тарих эзләреннән үткәндәй хисләр кичерергә ярдәм итте, - ди Дмитрий.

Веломарафонда катнашучылар барысы да бу акциянең алга таба да дәвам итүен теләделәр. ( Фотоларны түбәннән карагыз)

Читайте на сайте