Зәйдә “Форпост” отряды очрашуларда катнаша
Яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче яшәү урыны буенча “Яшьлек” клубында “Форпост” отрядында тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары булды. Алар кул сугышы күнекмәләрен күрсәтте. Чарада 3нче мәктәп укучылары һәм “Яшьлек” клубына йөрүчеләр катнашты. Отряд җитәкчесе Алексей Алексеев балаларга отряд турында, Волгоград өлкәсендә “Хәтер вахтасы”нда катнашулары турында сөйләде.