World News

Түбәнлоҗылылар бүген сөенгән (Фоторепортаж)

Бигеш - зыялы, эшчән халкы, күренекле якташлары белән данлыклы җирлек. Әлеге җирлеккә караган авыллар социаль объектларга байый бара: Түбән Лоҗыда узган ел фельдшер-акушерлык пункты ачылса, быел “Авыл клублары”  президент программасы кысаларында пилот проекты буенча клуб сафка басты. Дүрт ел элек  Татарстанда әлеге программа гамәлгә кергәннән соң районыбызда Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш, Иске Тәкмәк авыллары яңа, заманча клублы булган иде инде. Әлеге авыллардагы кебек 105 хуҗалыклы, 165 кешесе булган    Түбән Лоҗыда да заманча клуб гөрләп эшләп китәчәк. Хуш, биредә иске агач клубта да нинди генә чаралар узмый иде...


  Клубны төзү эшләре узган ел ахырында башланган иде. Аның проекты күпфункцияле үзәкләрдән аерыла. 200 квадрат метр мәйдан биләгән  бина 50 урынлык зал,  директор, түгәрәкләр бүлмәләрен, санузелны үз эченә алган. Клуб төзелешенә республика бюджетыннан 5 миллион 350 мең сум акча бүленгән иде, аны “Спецстрой” оешмасы сыйфатлы итеп, вакытында төзеп тапшырды. Мәдәни учакның тирә-юнен  “Теплосервис” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзекләндерде. Костюмнар белән тәэмин итүгә район бюджетыннан бер миллион сум акча бирелде.

- Көтеп алынган мәдәни учак Югары һәм Түбән Лоҗы авылларына хезмәт күрсәтәчәк. Ике авыл халкы агач клубта узган чараларда теләп катнаша, клубка яратып йөри иде, - ди  җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев.

Түбән Лоҗыдан бер  чакрым  ераклыкта урнашкан Югары Лоҗыда мәдәни учак бөтенләй  юк, сәнгатькә гашыйк әлеге авыл халкы да клубның төзелүен түземсезләнеп көтте. Аны ачу тантанасына Югары Лоҗы, Бигеш, Кәрәкәс авыллары халкы да килгән иде. Түбәнлоҗылыларның сөенеченең чиге булмады, халыкның тантанага күпләп килүе - аның никадәр кирәк булуына ишарә.  Түбәнлоҗылыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хафизов, “Спецстрой” һәм “Теплосервис” ширкәтләре җитәкчеләре дә килгән иде. Район башлыгы республикадагы программаларга, аеруча “Авыл клублары”   программасына киңрәк тукталып, аның халыкны мәдәни-агарту юнәлешендә зур эш башкаруын, аның буенча районда эшнең дәвам итүен ассызыклады, бу проект  өчен ТР Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Айрат Сибгатуллинга, Зәй мәдәният хезмәткәрләренә янып-ялкынланып эшләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, Түбән Лоҗы клубыннан яңа талантлар, коллективлар үсеп чыгуын теләде.

Клуб, мәктәп булса, авыл яши дигән сүз. Айрат Сибгатуллин да авылда клуб булгач, биредә яшьләр дә калыр дигән фикер белдерде. Район башлыгының мәдәният тармагына, мәдәният хезмәткәрләренә игътибарлы булуы ассызыклады ул.

Клуб тыштан гына түгел, эчтән дә келпеп тора. Шунысы иътибарга лаек, авыл уртасында өч социаль объект янәшә, алар - фельдшер-акушерлык пункты, кибет һәм заманча клуб.

- Төзелеш барышын күзәтеп бардык,  мәдәният хезмәткәре Әлфинур Исламованың һәр башлангычын хуплыйбыз, яңа мәдәният учагында бергәләп тагын да матур, мавыктыргыч  чаралар оештырырбыз, шулай янып яшәгәндә тормыш матур, кадерле ул, - ди укытучы Галия Низаметдинова.

Клубның сафка басуына иң нык сөенүче яшьләр булгандыр.  Лилия Исламованың шатлыгы йөзенә үк чыккан, ниһаять, без дә заманча клублы булдык, моңа кадәр күрше авыллардан көнләшеп яши идек, ди ул, чиксез куанып.

 Яңа клуб озак  еллар халыкка хезмәт итсен.

Читайте на сайте