World News

Һава торышы

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 майда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, 30 градустан да артып киткән кызу көннәр республикадан чигенә башлый.  Явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 4-9, көндез 18 градус җылы булачак.

Зәйдә төнге сәгатьләрдә – 9, көндез 16 градус җылы булыр дип фаразланыла.

Читайте на сайте