Зәйдә бүген ике спорт мәйданчыгы ачылды (Фоторепортаж)
Зәйдә агымдагы ел Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару шигаре астында уза. Бүген -Халыкара балаларны яклау көне, әлеге шигарьгә тугры калып, республика программасы буенча ике - “Яшьлек” боз сарае каршындагы мәйданда һәм “Энергия” стадионы биләмәсендә бөтен уңайлыклары булган, заманча эшләнгән универсаль спорт мәйданчыкларын ачудан башланды. Бу - малай-кызларга спортны үз итү һәм моның белән сәламәт булу, күңел күтәренкелеге алуга ишарә. Һәр тармакка, шул исәптән спортка игътибарның артуы Татарстан Президентының уйланылган сәясәте, актив эшчәнлеге белән бәйле. Яңа спорт корылмалары төзү, массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – республикаб, шул исәптән районның нәтиҗәле үсеше нигезе. Гомумән, район башлыгы Разиф Кәримов башлангычы белән Зәйне сәламәт яшәү рәвеше алып бару территориясе итүгә моннан ике ел елек керешелде: районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр, шартлар арта бара, бездә боз сарае, “Ялта-Зәй” чаңгы базасы булу - үзе зур дәрәҗә. Моның нәтиҗәсе дә юк түгел: спортчыларыбыз соңгы елда берничә спорт төреннән уңышлы чыгыш ясый. , һәр тармакка, шул исәптән спортка игътибарның артуы республика җитәкчелеге, Президентыбызның уйланылган сәясәте, актив эшчәнлеге белән бәйле. Яңа спорт корылмалары төзү, массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – республикабызның нәтиҗәле үсеше нигезе,
Татарстанда республика программасы буенча соңгы өч елда барлыгы 470 спорт мәйданчыгы ачылды, шуларның 15е Зәйгә туры килә. Шунысы игътибарга лаек, файдалануга тапшырылган спорт мәйданчыклары буш тормый, балаларның буш вакыты булуга, алар мәйданчыкка тартыла, биредә оештырылган төрле турнирларда катнаша.
Бүген спорт мәйданчыкларын ачу тантанасында район башлыгы, аның урынбасары Валерий Акатьев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Минголов, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хафизов, район башлыгының спорт эшләре буенча ярдәмчесе Эдуард Галиев, спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов катнашты. Тантанада укучылар, яшьләр, спортны үз иткән зәйлеләр, спорт ветераннары катнашты.
-Мондый спорт мәйданчыклары турында без балачак һәм үсмерчакта хыяллана гына идек, ничек кенә булмасын, без спортта нәтиҗәле чыгыш ясый идек, ә хәзер сезгә зур мөмкинлекләр тудырыла. Зәй ике Олимпия чемпионы – Федор Симашев һәм Евгений Давыдовны үстергән төбәк, безгә сынатырга ярамый. Спортны, сәламәт яшәү рәвешен үз итегез, Зәй спортта алдынгы булырга тиеш, - диде Разиф Галиевич, малай-кызларны Халыкара балалар яклау көне белән котлап.
Тантанада Алмаз Минголовның да зәйлеләргә әйтер сүзе күп булды.
-Зәй республикада спортта лидерлар рәтендә, спортта тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын, мәйданчыклар тулып торсын, аларда чыныгу алучылар зур спортка юл алсын, - диде ул, зәйлеләрнең шатлыгын ураклашып.
Узган ел “Яшьлек” боз сарае каршындагы мәйданда һәм “Энергия” стадионы биләмәсендә берәр мәйданчык сафка баскан иде, яңа ачылган универсаль мәйданчыклар белән алар тагын да тулыланды. “Энергия” стадионы биләмәсендә яңа сафка баскан мәйданчык баскетболчылар өчен булачак. Тантана кунаклары биредә әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр өчен кул тамгалары куелган туп бүләк иттеләр. Мәйданчыкларны сафка бастыруда тырыш хезмәт куйган “СУ-32” оешмасы төзүчеләренә район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды. Районда “Энергия” стадионын үзгәртеп кору, универсаль мәйданчыклар төзү эше дәвам итә.