World News

Зәйдә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады (Фоторепортаж)

1 июньдә традицион төстә мәктәпләрдә ял һәм хезмәт лагерьлары эшли башлый. Быел да сезон тантаналы төстә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда кызыклы уеннар  белән ачылды. Үзенчәлекле чарага барлык мәктәпләрдән лагерь командалары җыелган иде. Алар һәрберсе үз девизлары, исем, эмблемалары белән таныштырдылар. Ә “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре мультфильм геройлары булып киенеп, алар белән төрле ярышлар, уеннар оештырды. Биредә үк балалар өчен төрле аттракционнар да эшли.

-  Быел шәһәрнең сигез мәктәбендә 7 - 16 яшьлекләр өчен лагерьлар эшләячәк. Аларда 1219 баланы актив ял иттерү планлаштырыла. Уку елы тәмамланганчы ук әти-әниләрдән  гаризалар тупланды. 21 көнлек ялда балаларны ике тапкыр тукландыру каралган, төрле уеннар, экскурсияләр оештырылачак. Моннан тыш, шәһәрнең җиде мәктәбендә 140 яшүсмер өчен хезмәт һәм ял лагере эшли. Алар мәктәп территориясендә үсентеләрне карау, чистарту белән бергә ял да итәләр. Авыл мәктәпләренә килгәндә, 20 белем бирү йортында шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары эшли. Аларда 360 бала колачлана. Мәктәп яны лагерьлары өчен ата-аналар взносы каралган булса, хезмәт һәм ял лагерена йөрүчеләргә ул бушлай. Ул 18 көнгә исәпләнә. Барлык көндезге лагерьлар иртәнге сәгать 8дән көндезге 2гә кадәр эшли.  Балаларның җәйге ялны файдалы, кызыклы үткәрүен телибез, - ди мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова.

Читайте на сайте