World News

Зәйнең яшь хоккейчылары атаклы хоккейчы Наил Якупов белән очраша

Бүген Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда татар спортчысы, хоккейчы, Канаданың «Сарния Стинг» яшүсмерләр клубы уенчысы Наил Раил улы Якупов яшь хоккейчыларга мастер-класс күрсәтә. Наилнең Зәйгә тәүге мәртәбә килүе, моңа кадәр зәйлеләргә хоккей уйнау осталыгын  якташ Евгеней Давыдов төшендерә иде. Наил (1993 елның 6 октябрендә Түбән Камада туган) 2012 елда яшьләр арасында Дөнья беренчелегендә Россия  командасында көмеш медальгә ия була. НХЛның 2012 ел драфтында беренче урынны алып, Канаданың «Эдмонтон Ойлерз» командасына чакырыла. Зәйлеләр зур спортта булган хоккейчы белән очрашуны түземсезләнеп көтә. Очрашуның Халыкара балаларны яклау көнендә оештырылуы - үзе бер мәртәбә.

Читайте на сайте