World News

Янгын сүндерүчеләр балаларга бәйрәм ясады [+ФОТОЛАР]

Халыкара балларны яклау көненә багышланып уздырылган күләмле чарада нәни әлмәтлеләрне шаккатырган нәрсәләр күп булды.

Әлмәтнең 2 федераль янгынга каршы хезмәт бүлеге хезмәткәрләре үзләренең балаларына каникуллар башлану уңаеннан үзенчәле бүләк әзерләгәннәр иде. Булачак янгын сүндерүчеләр – күпләре нәкъ менә әти-әниләре эзеннән китәргә җыенабыз диләр, бик рәхәтләнеп 9 нчы янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт кылды. Иң башта коткаручылар балаларга кызыл әтәчкә каршы көрәштә кулланыла торган техниканың ничек эшләгәнен күрсәтте.

Бүгенге көндә биредә иң заманча җайланмалар белән эшлиләр. Су һәм күбек пушкасы ярдәмендә белгечләр нефть резервуарларында булырга мөмкин булган янгынны да җиңәргә сәләтле.

Моннан тыш балаларга әти-абыйлары ял итә торган урынны да, аларның физик күнегүләр ясый торган бүлмәләрен дә күрсәттеләр. Биредә хәтта тере почмак та булдырылган. Анда попугайлар, балыклар, ташбакалар “яши”. 

Шуннан соң нәни әлмәтлеләр өчен бәйрәмнең иң күңелле өлеше башланды. Танылган мультфильм геройлары белән алар төрле ярышларда көч сынашты, асфальтка рәсем ясау бәйгесендә осталык чарладылар. Азакта барысы да татлы бүләкләр белән сыйланды.

Читайте на сайте