Россиялеләр тормышлары белән канәгать?!
Соңгы айларда халык кризиска күнегүен белдергән.
Россиялеләрнең шактые бүгенге тормышларыннан канәгать булуын әйткән. Яңа бәяләргә дә инде күпләр сәерсенеп карамый икән. Бүген илдә барган үзгәрешләрне 71 % халык уңай дип бәяләгән. Элекке кебек кризистан, эшсез калудан куркулар беткән. Халык бәяләр котырып үскән тормышка да яраклашкан.