Басуда эш тукталмый
Зәй районы басу-кырларында терлек азыгы әзерләү тулы куәттә алып барыла. Бүгенге көндә барлыгы 1600 тонна печән әзерләнде, 13 200 тонна сенаж салынды. Шул рәвешле, 4600 гектарда күпьеллык үләннәр чабылды. 15 июньгә күпъеллыкларны беренче кат чабу тәмамланырга тиеш. Шулай ук чөгендерне өченче-дүртенче кат эшкәртү бара.