Мәктәп яны лагерьлары – депутатлар контроленда
Бүген Зәйнең шәһәр Советы депутатлары мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеген белән урыннарга чыгып тикшерде. Максатыбыз - балалар ялының файдалы, имин оештырылуын контрольдә тоту, ди шәһәр Советы рәисе урынбасары Елена Недошивина. Депутатлар шәһәрнең барлык сигез мәктәбендә балаларның ял вакытлары оештырылуы белән дә, медицина хезмәтенең сыйфатлылыгын да, териториянең саклану дәрәҗәсен дә, туклану белән дә кызыксындылар. Тәрбия эшләре планын алар игътибарында дә читтә калмады. Алга таба һәр депутат фикере тупланып лагерьлар эшчәнлеге буенча нәтиҗә чыгарылачак, җитешсезлекләр булганда, аларны бетерү чараларын күреләчәк.