Депутат ришвәт биреп котылмакчы булган
Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитеты идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 6 июньдә Урсай авыл җирлеге Советы депутаты Назиф Шакировка карата җинаять эше кузгатылган. Ул дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә ришвәт бирүдә шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, Назиф Шакиров 17 майда Чаллы – Түбән Кама юлында, алдагы транспорт чарасын узу кагыйдәсен боза, бу хилафлыгы өчен аңа бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. ЮХИДИның патруль автомашинасы салонына беркетмә төзергә чакырылган Шакиров, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителмәс өчен, инспекторга 3 мең сум ришвәт тәкъдим итә.
Бу көннәрдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле Зәй бүлеге политсоветы Шакировны партиядән чыгару турында карарны кабул итә. Әгәр суд аны гаепле дип таныса, партиядән чыгарылу Устав буенча башкарылачак..