Зәйнең Ялчыгол скверында Пушкин туган көнне билгеләп үттеләр
7 июньдә Зәйнең Ялчыгол скверында үзәк китапханә хезмәткәрләре Александр Пушкинның тууына 217 ел тулу уңаеннан әдәби чара үткәрделәр. Биредә укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләнде, аннан алар викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм китапханәдә дәвам итте. Малай-кызлар “Балыкчы һәм балык турында әкият” дигән мультфильм карадылар. Иң актив катнашучыларга соңыннан бүләкләр тапшырылды.