«Космос» яшьләр үзәгендә кино залы булачак
Россиядә игълан ителгән Кино елы кысаларында халкы 100 меңнән артып киткән торак пунктларда кино заллары барлыкка киләчәк. Әлеге программа нигезендә һәр кинозал өчен 5 миллион сумга кадәр акча бүленеп бирелә, бу акча цифрлы һәм тавышлы җиһазлар, киноэкран, 3D форматта карау мөмкинлеге бирә торган система, урындыклар алу һәм аларны урнаштыруга тотыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен 705 миллион сум акча сарыф ителә. Яңа кинотеатрлы булу бәхете Россиянең 51 субъектына тәтеде. Шул рәвешле, 125 торак пунктта 143 кинозал булдырылачак, аңа Татарстан районнары да керә. Республиканың алты районында кинотеатрлар барлыкка киләчәк. Алар арасында Зәйнең «Космос» яшьләр үзәге дә бар.