World News

“Зәй шикәре” агрофирмасында яңа техника белән танышалар

Бүген “Зәй шикәре” агрофирмасы Сәвәләй бүлекчәсендә “Россельмаш”ның Татарстандагы рәсми дилеры «Тарос» җаваплылы чикләнгән оешмасы SP275 үзйөрешле сиптергеч агрегатын тәкъдим итте. Анда Чирмешән, Чүпрәле, Мөслим районнарыннан инвесторлар, агрокомпанияләр, “Красный Восток” ширкәтеннән вәкилләр һ.блар катнашты. Чарада куәтле үзйөрешле техникага ничек техник хезмәт күрсәтелүе, ремонтлануы һ.блар турында да сүз булды. Әлеге техника  “Зәй шикәре” агрофирмасына язын алынган. Сиптергеч агрегат чәчүлекләрне корткычлар, авырулар, чүп үләннәренә каршы эшкәртүдә кулланыла, диләр агрофирма җитәкчеләре.

Читайте на сайте