Иске Зәйдә тәмәкегә каршы акция үтте
Сәламәт кеше – бәхетле кеше. Бу сүзләр белән һәркем килешер. Сәламәтлек һәркем өчен бик кадерле. Тик нигәдер без үз сәламәтлегебезне кайгыртмыйбыз. Яшь организм начар гадәтләргә тиз күнегә. Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре яшьләрне бу проблемага җәлеп итү максатыннан Иске Зәй бистәсенең Орджоникидзе урамында “Тәмәкене конфетка алыштыр!” дип аталган никотинга каршы акция оештырды. Бу чараның максаты бер – балаларны тәмәке тарту кебек зыянлы мавыгудан йолып калу. Бу клкәннәргә һәм яшүсмерләргә тәмәкеләрен берничә конфетка алыштырырга тәкъдим ителде.
Юлия Бутакова, фәнни хезмәткәр.