World News

Югары уку йортлары аларны көтә

Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлана, барлык югары уку йортлары абитуриентлардан документларны 20 июньнән  кабул итә башларга тиеш, дип белдерде  брифингта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.  Быел республикада 15867 укучы мәктәп тәмамлый. Аларның 188е - Зәй районы мәктәпләрен тәмамлаучы. Хәзерге вакытта Татарстанда 29 югары уку йорты исәпләнә, шуларның 16сы - дәүләтнеке. Моннан тыш, республикада төрле вузларның 32 филиалы белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, аларның 21е – дәүләтнеке. Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16056 бюджет урыны каралган, шуларның 124е – дәүләтнеке булмаган вузларда. Абитуриент укырга керү өчен гаризаны, күп дигәндә, 5 вузга тапшыра ала. Һәркайсында конкурста катнашу мөмкинлеге булган белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре саны 3тән артмаска тиеш. Мәктәп тәмамлаучы зәйлеләр арасында югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Егет-кызларның кайберләре уй-максатлары белән уртак-лашты.

Юлия Белышева, Марина Маклакова, Сәвәләй мәктәбе:

- Безнең максат  - югары уку йортына кереп, белем алуны дәвам итү. Мәктәптә укыганда буш вакытны спорт белән шөгыльләнүгә сарыф иттек. Авылның волейбол командасы районда ир-егетләр һәм  кызлар арасында  көчле командалардан исәпләнә, Сабантуйда да финал уеннарында уңышлы чыгыш ясадык. Укырга кергәч тә спортны ташламаска исәплибез. Спортта алдынгыларга  уку йортларында да өстенлек бирелә. Теләгебез - Сәвәләебезнең данын яхшы укуыбыз, актив яшәү рәвешебез белән күтәрү.

Илнур Гыйльфанов, 2нче мәктәп:

- Мин алга таба юридик юнәлештә югары белем алырга телим.  Мәктәптә соңгы елларда хокукый темага   басым ясап, ныклап шөгыльләндем. Әлеге темага күп әдәбият укыдым, интернет аша үзлегемнән өйрәндем. Имтиханнар бетүгә, документларны юридик факультетка тапшырырга исәпләп торам. Ә хезмәт юлымны адвокат буларак күзаллыйм. Кешеләргә белемем белән катлаулы юридик мәсьәләләрдә ярдәм итәсем, суд процессларында яклауга мохтаҗлар мәнфәгатен кайгыртасым килә.

Лиана Габдриева, Югары Шепкә мәктәбе:

- Һөнәр сайлау җиңел түгел. Мин кечкенәдән үземне икътисад өлкәсендә күзаллыйм. Шуңа да, бу һөнәр өчен кирәкле булган җәмгыять белеме, математика фәннәренә һәрчак өстенлек бирдем. Әти-әнием дә минем бу юнәлеш буенча китәргә теләк белдерүемне   хуплыйлар. Икътисадчы белгечлеге буенча белем бирүче югары уку йортлары турында алдан ук мәгълүмат алдым. Киләчәктә ил, төбәгебез икътисадын савыктыру, үстерүгә өлеш кертәсем килә.

Анастасия Левашина, 2нче мәктәп:

- Хыялым - инженер булу. Хәзерге вакытта ил күләмендә эшче, инженер һөнәрләренә җитди игътибар бирелә. Димәк, моңа ихтыяҗ зур.  Ә инженер һөнәре - ул безнең буыннан-буынга килүче хезмәт билгебез. Нәселебездә энергетика өлкәсендә хезмәт куючылар күп. ГРЭСта эшләүчеләребез дә бар. Мин нәселебез һөнәре белән горурланам, аны лаеклы дәвам итүче буласым килә.

Читайте на сайте