Яхшылыкка ышану өчен, аны үзеңә эшли башларга кирәк
Районда «Дөньяны күрергә өйрәнәм» дип аталган, тормышта авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү фонды грантына ия булган махсус проект тормышка ашырыла. Күптән түгел “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре, “Тату гаилә” балалар бакчасы, 6нчы мәктәп педагоглары Казанда “Ярдәм” ислам хәйрия фондында булдылар. Бу фонд Россиядә һәм якын чит илләрдә күз күрүе буенча инвалидларга булышлык итүче мөселман үзәге буларак билгеле.
Безнең делегациянең максаты күрмәүче яки начар күрүче балаларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү нигезләрен өйрәнү иде. Үзәк һәр ике ай саен 85 кешене укуларга кабул итә. Программа Луи Брайль системасы белән укырга өйрәнү, «Jaws» махсус программасы ярдәмендә компьютер серләренә төшенү, әйләнә-тирәдә ориентлашу, психологик тернәкләндерү, мәдәни чаралар һәм экскурсияләрне үз эченә ала. Моннан тыш, күз күрүе буенча физик мөмкинлеге чикләнгәннәр физкультура, шашка, шахмат уйнау күнегүләре ала, медицина өлкәсе буенча сорауларны өйрәнү карала, кул эшләре, кулинария буенча да түгәрәкләр эшли. Үзәктә массаж өчен кресло, кроватьлар бар, тавышлы лифт, махсус җиһазландырылган компьютер класслары да күрү буенча проблемалары булганнар өчен көйләнгән. Уку барышында табиблар күзәтү алып бара.
Анда күз күрүе буенча инвалидларны тернәкләндерү тәҗрибәсе сукыр, ишетмәүчеләр өчен комплекслы программа эшләргә, шуның нигезендә ярдәм оештырырга этәргән.
Күз күрүе һәм ишетү сәләте буенча физик мөмкинлеге чикләнгәннәр аеруча катлаулы категориягә керә. Мондыйлар Россиядә 15 мең кеше исәпләнә. ”Ярдәм” фонды үз алдына сукыр һәм ишетмәүчеләрне тернәкләндерү өчен түбәндәге проблемаларны хәл итү максатын куйган:
- әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу, массакүләм мәгълүмат чаралары белән танышуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү;
- урамда, бинада ориентлашырга, җәмәгать өлкәсе хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтү;
- үз-үзеңне карап, тәрбияләп, шәхси гигиенаны нормада тоту, өй эшләрен башкарырга өйрәтү;
- хезмәткә әзерлек.
“Ярдәм” фонды башка категория инвалидлар өчен дә булышлык күрсәтергә әзер. Хәтта наркобәйлелектәгеләр белән дә эшлиләр анда.
Без - бертөркем хезмәткәрләр, фондның эш тәҗрибәсен өйрәнеп, методик әдәбият туплап, үзара элемтә урнаштырып кайттык. Ул киләчәктә, һичшиксез, “Дөньяны күрергә өйрәнәм” проектын үз җирлегебездә гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк.