Югары Баграж авылында часовня ачылды
Югары Багражда Тройсын берничә ел үткәрелеп килде, быелгысы исә аеруча истә калырлык, авыл тарихына керерлек иде: 130 ел элек салынган агач чиркәү янында часовня төзелеп, аны ачу тантанасы булды. Авылда бу игелекле эшкә Абрам Муханов алынган. Билгеле, авыл халкы да бу изге эшкә үз өлешен керткән.
-Часовня төзү уе күңелемдә күптән йөри иде, узган көз бу эшне башладык һәм Ходай ярдәме белән башкарып та чыктык. Эшчеләрне читтән эзләмәдек, үз көчебез белән төзедек, - ди ул.