Тиз дә, уңайлы да
Дәүләт хезмәте - ул Россия Федерациясе субъектларының башкарма дәүләт органнары тарафыннан хокукый норматив документлар нигезендә халык соравы буенча күрсәтелүче хезмәт. Шәһәр-район эчке эшләр бүлегенең штаб башлыгы Ринат Кәбиров бүлек тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр турында аңлатма бирә:
- Безнең бүлек аша Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләреннән файдалануның уңайлы ысуллары тәкъдим ителә. Аеруча безгә хөкем ителгәнме-юкмы яисә җинаять җаваплылыгына тарту эше туктатылганлык турында белешмә алу буенча еш мөрәҗәгать итәләр. Бу төр дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә. Гражданнар әлеге сорау белән шәхси кабул ителүгә язылып та килә ала, шул ук вакытта электрон юл белән белешмә алу мөмкинлеге дә бар. Шәхси кабул итүләргә шәһәрнең Нефтьчеләр проспекты 41нче йортында урнашкан эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, белешмәләр алу буенча телефон: 7-15-56. Кабул итүләр чәршәмбе, җомга иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр 12нче кабинетта алып барыла. Ә электрон юл белән белешмә алу өчен дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк: www.gosuslugi.ru. Бу әлеге дәүләт хезмәтеннән файдаланганда белешмәне кыска срокларда алу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, шәхси кабул итү буенча белешмәгә гариза бирү 30 көн вакытны үз эченә алса, электрон юл белән аны 15 көндә алу мөмкинлеге бар, чөнки электрон юл белән гариза турыдан-туры мәгълүмат үзәгенә эләгә. Интернет аша тәүлек дәвамында гариза язу мөмкинлеге чиратлар көтеп торудан азат ителү, персональ мәгълүматларның югары дәрәҗәдә саклануы гарантияләнү күп кенә уңайлыклар бирә.