World News

Татарстан синоптиклары эссе көн һәм яшенле яңгыр фаразлый

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада янә эссе көн һәм яшенле яңгыр көтелә.

Синоптиклар фаразларына караганда, 21 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 16-21 м/с-ка кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә иң түбән температура15-20 градус җылы, көндез 31 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк.

Читайте на сайте