Зәйдә гүзәл затларны велойөрешкә чакыралар
Зәй яшьләр эшләре идарәсе 1 июльдә кичке сәгать 6да гүзәл затлар – хатын-кызларны Ринат Фәрдиев исемендәге паркка велойөрешкә чакыра. Анда барлык теләүче хатын-кызлар катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Маршрут парктан башланып “Энергетик” Мәдәният сараена кадәр араны ала. Велойөрештә катнашу өчен үз образыңны булдырырга кирәк. Дресс-код: күлмәк, итәк, баш киеме, ә велосипедлар чәчәкләр, шарлар, ленталар һәм башка аксессуарлар белән бизәлергә тиеш. Соңыннан иң матур “тимер ат” билгеләнәчәк һәм иң креатив катнашучыны сайланачак.