Болытлы һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 27 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада бераз яңгырлар көтелә, аерым районнарда – яшен. Көньяк-көнбатыштан искән җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә – төньяк-көнбатыштан исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
Көндезге һава температурасы Татарстанда – 25, Зәйдә 24 градус җылы булачак.