World News

Июльнең беренче көне яңгырлы була

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 1 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар республикада җылы, шул ук вакытта яңгырлы һава торышы фаразлый. Көндез Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән яңгыр явачак.  Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.

Көндезге һава температурасы – 20-25 градус җылы булачак.

Читайте на сайте