World News

Әлки районы гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә керткән өлеше өчен  гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков Татарстан  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Түбән Колчурино авылында яшәүче Сергей Рыжковның гаилә фермасы – бүген иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Рыжковлар 20 баш савым сыеры асрыйлар. Елның беренче яртысында алар 36 тонна сөт җитештергән.

Хәзер көн саен 380-400 литр сөт савып саталар. Рыжковларның 100 терлеккә исәпләнгән яңа  ферма бинасы өлгереп килә.   

Читайте на сайте