World News
Июль
2016

Новости за 06.07.2016

«Зәй офыклары» 

Зәйдә шикәр чөгендереннән мул уңыш көтелә

Зәйлеләр шикәр чөгендере үсешен даими контрольдә тота. Зәй шикәр заводы лабораториясендә тикшереп каралган тамыразык 1 июльгә уртача 90 грамм тәшкил иткән. Ә 20 июльдән соң завод лабораториясендә чөгендернең шикәрлелеге дә даими тикшереп торылачак. Бу алгы көннәргә эш планын билгеләү максатын күздә тотып башкарыла.

«Зәй офыклары» 

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Бүгенге көндә Зәй районы кырларында күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең икенче каты чабыла. 7 мең тонна печән, 61 мең тонна сенаж әзерләнгән. Тупланган терлек азыгы бер терлек башына 17,9 центнер тәшкил итә. “Зәй шикәре” агрофирмасы сенаж әзерләүдә алдынгы булса (биредә 16200 тонна әзерләнгән), “Зәй” агрофирмасы 2100 тонна печән җыеп, лидерлыкны бирми. 

«Әлки хәбәрләре» 

Әлки районында авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын ремонтлыйлар

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында ремонт бара.

Район үзәгендә авыл советы өчен әлеге йорт 40 ел элек төзелгән булган. Аннан соң ул  берничә тапкыр үзгәреш кичергән (газлаштыру, су кертү, тәрәзәләрне алыштыру белән бәйле). Ниһаять, быел бина капиталь ремонтланачак. Бу максатларда 1 миллион 283 мең сум бүлеп бирелгән. Төзүчеләр инде стеналарның бер өлешен гипсокартон белән тышларга, электрүткәргечләрне алыштырырга өлгергәннәр. Инде җылылык системасын алыштыруны һәм яңа ишекләр куюны күздә тоталар. Читать дальше...

The Post and Courier 

Things to Do Wednesday, July 6, 2016

What: Trek through many distinct habitats to view and discuss a variety of birds, butterflies and other organisms. A paid chaperone is required for participants ages 15 and under. Registration is not required.

«Зәй офыклары» 

Татьяна Ларионова: "Иң мөһиме - чын күңелдән булсын"

Бүген Зәйдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерция булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова булды.  Ул шәһәр-район активы белән очрашып, Болгар ислам академиясе һәм Казан анасы иконасы соборы проектларын презентацияләде.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Әлки районы гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә керткән өлеше өчен  гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков Татарстан  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Хезмәтне куркынычсызлыгы – мөһим мәсьәлә

Зәй политехник колледжында хезмәтне саклау буенча координацион советның күчмә  утырышы узды. Анда сүз торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш системасында хезмәтне саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында барды. Координацион совет рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Нифатов белдерүенчә, булачак белгечләрне уку чорында ук хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җитди төшендереп әзерләү мөһим. Ул шулай ук Зәй предприятиеләрендәге хезмәт куркынычсызлыгы торышы белән дә таныштырды.

«Зәй офыклары» 

Ялган спиртлы эчемлек турында “Халык контроле”нә хәбәр итегез

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының легаль булмаган алкоголь эчемлекләре белән сату итүчеләр турында хәбәр итүчеләрне матди стимуллаштыруы турында хәбәр иткән идек инде. Районда дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге эксперты булып эшләүче Эльвира Милочкина белдерүенчә, әлеге документ нигезендә ,агымдагы ел дәвамында легаль булмаган спиртлы эчемлекләр белән эш итүчеләр турында хәбәрләрне “Халык контроле”нә ( “Народный контроль) җибәрүчеләр матди стимуллаштырыла. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Бүген явым-төшем көтелми

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 6 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Июль – торак хезмәтләренә бәя арта торган ай

Август аенда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрендә татарстанлылар бик үк күңелле булмаган үзгәрешләрне күрәчәк. 1 июльдән тарифлар уртача 4 процентка арттырылды. Мондый кесәгә суга торган яңалыклар ел саен булып торса да, моңа күнегеп булмый. Һәрбер бәя арту, бигрәк тә бүгенге авыр икътисади шартларда, халык тарафыннан авыр кабул ителә.    

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә җылылык челтәрлләрен төзекләндерү 86 процентта башкарылды

Зәй районында җылылык челтәрен төзекләндерү өчен 30 миллион сум тәгаенланган. Хәзерге вакытта 2 мең метр арада тузган җылылык челтәрен яңага алыштыру эше бара, әлеге торбалар җир астыннан сузыла. Эшне ГРЭС хезмәткәрләре башкара. Төзекләндерү эшләре 86 процентта төгәлләнде. Предприятиенең баш инженеры Дмитрий Прохоров билгеләп үтүенчә, Нефтьчеләр проспектында, Түбән һәм Сара Садыйкова, Комсомол, Октябрь  урамнарында торабалар өлешчә алыштырыла.  

The Post and Courier 

BevCon invites drinking public to forage session, rum cruise

For $40, you could buy two cocktails from McCrady’s exceptionally talented bartender Bethany Kocak (assuming you left a decent tip and didn’t shirk your tax-paying obligation.) Or you could spend two hours in the company of food writers Matt and Ted Lee, collecting wild...