Зәйнең "Мирас" ансамбле Крымда ( фоторепортаж)
Зәйнең республика, илкүләм, халыкара бәйгеләр җиңүчесе булган "Мирас" ансамбле, җитәкчеләре Әлфия Вәлиуллина белән Крымда. Алар "Алькадор" балалар ял лагерында ял итә. Лагерьга юлламалар ансамбль әгъзаларына "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңү яулаган өчен тапшырылды. Балалар биредә дә актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Алар " Артек" лагерында, Севастополь шәһәрендә хәрби корабльдә диңгезчеләргә көн дәвамында концерт программасы күрсәтүдә катнаштылар, махсус иҗади дәресләр тыңлыйлар, экскурсияләргә йөриләр, җирле халыкка сәнгать осталыкларын күрсәтәләр.