World News

Питрау җитте, Питрау..

“Питрау атнасының шушы көннәрендә,

Барасы иде урманына, үзәненә.

Җыясы иде мәтрүшкәләр белән бергә,

Тәлгәш-тәлгәш пешкән каен җиләген дә”.

                                               (Клара Булатова)

Кичә, 12 июль, керәшен карендәшләребезнең күркәм бәйрәме–Питрау көн иде. Гадәттә, халыкта: “Питрау җитсә–җәй үтә” дигән әйтем, гыйбарә яши. Нинди көн соң ул Питрау? Аның табигатькә нинди бәйләнеше бар әллә ул керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, йолаларына гына бәйлеме? Бу хакта интернет челтәрендә казына торгач шактый гына кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Шулай да иң элек район керәшеннәр җәмгыяте рәисе Алекандр Романовны тыңлап үтик.

–Питрау–ул җәйнең кыл уртасы. Бу көнне, чыннан да, тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Элек иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт кайбер авылларда бүген дә саклана. Ә дини яктан алганда, керәшеннәр Петр һәм Павел исемле апостолларны искә алу көнен, Питрау бәйрәме итеп уздырып килә. Элек ул  чиркәү бәйрәме булып саналган. Ә хәзер ул керәшеннәр өчен милли бәйрәмгә, керәшеннәрнең бергә җыелу чарасына, халык бәйрәменә әйләнде. Тагын шунысы да бар, ул урып-җыю эшләренә керешкәнче халыкның бер ял итеп алуы да булган.

Питрау бәйрәме районыбызның Шомырбаш авылында да үткәрелә. Әлбәттә, хәзер инде аңа яңа заманча төсмерләр дә өстәлде. Ләкин бу бәйрәм элеккечә үк кадерле. “Туган якның һавасын сулап, мәтрүшкәле чәйләрен эчеп сихәтләник”,–дип, читкә киткән авылдашларны да бу көн үзенә тарта. 16 июль көнендә исә Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме уздырыла. Кичке сәгатьләрдә башланган әлеге бәйрәм татар керәшеннәрен берләштергән олуг сабантуй буларак та билгеләп үтелә. Ел саен анда катнашабыз,–ди Александр Романов.

Әйе, Питрау көне керәшен кардәшләребезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын әле дә үзендә саклап калган. Интернет челтәре битләрендә бу хакта анык әйтелгән. Питраудан бер атна алдан–6 июльдә килә торганы Аграфена Купальница, 7 июльдәгесе Иван Купала көннәре дип атала икән. Питрауга кадәр кайбер урыннарда Давыт, Самсон көннәрен билгеләп үтәләр. Болар барысы да Питрауга әзерлек рәвешендә уза. Әйтик, Аграфена көнендә ел буена җитәрлек итеп мунча себеркесе әзерлиләр. Дару үләннәре һәм тамырлары җыялар. Кызу парлы итеп мунча ягалар. Бу эшләр Иван Купала көнендә дәвам итә. Ә инде Питрауның үзенә килгәндә, ул Гайсә Коткаручының ике шәкерте Петр һәм Павелны искә алу көне. Петр һөнәре буенча балыкчы була. Шуңа күрә күп җирләрдә балыкчылар аны үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак та билгеләп үткәнннәр. Бу айда туган балаларга күбрәк Петр һәм Павел исемнәре кушу йоласы да кайбер төбәкләрдә сакланып калган.

...Питрау үтсә–җәй үтә, дигән әйтем яшәсә дә, авылларда хәзер кылны кырыкка ярыр чак: печән өсте, уракка төшәр вакыт. Кошлар авазы тынган басу-кырларда хәзер трактор, комбайннар гөрелтесе. Ә җәйнең бер көне–ел туйдырыр, ди халык.

 

Фәрвәз Каюмова.

Фотосы: vestikazan.ru

Читайте на сайте