Зәйдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш урыннары булдыру - игътибар үзәгендә
Зәй районы мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре бу көннәрдә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен тудырылган эш урыннарын оешма-предприятиеләргә чыгып тикшерде.
2013 елдан Зәй предприятиеләрендә шундый 35 эш мәйданчыгы булдырылган. Мондый эш урыннарын төзү өчен мәшгульлек үзәге аша чыгымнар өчен компенсацияләр бирелә. Быел ул хәтта бер эш урыны өчен 69300 сумга җитте. Һәр ярты ел саен бу акчаларның максатчан кулланылуы, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен эш урыннарында тудырылган уңай шартлар күзәтелә. Инвалидлар өчен иң күп эш урыны үзәк дәваханәдә булдырылган.