World News

Спайс белән агуланганнар

Дүрт егет спайс белән агуланган. Бу Түбән Камада булган.

 Иң кечесенә 17 яшь. Табиблар башта шифаханәгә аңсыз яткан 25 яшьлек егетне китергәннәр, дип хәбәр итә “Эфир-24”. Наркотик кулланудан исергән 17 яшьлек үсмерне туп-туры наркодиспансерга озатканнар. Агуланучылар арасында шулай ук 20 һәм 23 яшьлек егетләр дә бар. Полиция хезмәткәрләре искәртүенчә, бер ай эчендә 10 түбәнкамалы спайс белән агуланган.

Читайте на сайте