World News
Октябрь
2014

Новости за 21.10.2014

«Әлмәт таңнары» 

Татарстаннан бер ханым Себердә фәхешханә оештырган

«Эра» фирмасын оештырып җибәргән, дип хәбәр итә «Регион 89».

«Эшкуар» ханым кыска гына вакыт эчендә арендага фатир тапкан һәм анда берничә кызны урнаштырган. Аларны бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән. Визит карточкалары ясатып, аларны җәмәгать урыннарында тараткан. Кергән заказлар буенча хезмәт күрсәтүләрне үз контролендә тоткан. «Төнге күбәләкләр» компаниясендә бер сәгать булган өчен клиент өч мең сум түләргә тиеш булган.

Хокук сакчылары законсыз бизнесның эзенә төшкәннәр. Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Район агротехник техникумы хезмәткәрләре үз биләмәсендәге бер генә буш җирне дә файдасыз яткырмый

Җирне буш яткырмыйлар

Аларның бүгенгесе көнне менә дигән каенлыклары биредә яшәүчеләр өчен ял зонасына әйләнде. Әле шушы көннәрдә генә алар тагын бер участокка 150 төптән артык гөлҗимеш агачлары утыртып чыктылар. 

Фото yandex.ru

«Әлмәт таңнары» 

Спайс белән агуланганнар

Дүрт егет спайс белән агуланган. Бу Түбән Камада булган.

 Иң кечесенә 17 яшь. Табиблар башта шифаханәгә аңсыз яткан 25 яшьлек егетне китергәннәр, дип хәбәр итә “Эфир-24”. Наркотик кулланудан исергән 17 яшьлек үсмерне туп-туры наркодиспансерга озатканнар. Агуланучылар арасында шулай ук 20 һәм 23 яшьлек егетләр дә бар. Полиция хезмәткәрләре искәртүенчә, бер ай эчендә 10 түбәнкамалы спайс белән агуланган.

«Әлмәт таңнары» 

Мәктәп укучылары 3 декабрьдә язачак йомгаклау иншалары темалары имтиханга 15 минут кала билгеле булачак

Бу хакта бүген Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлыгы Сергей Кравцов ведомствоның ситуацион-мәгълүмати үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

“Татарстан” авиакомпаниясе бетә?

“Татарстан” авиакомпаниясенең 3,5 миллиард сум бурычы бар икән.

“РБК” хәбәр итүенчә,  авиакомпания кредиторлары җыелышында аны банкротлыкка чыгару турында карар кабул ителгән.

«Зәй офыклары» 

Зәй көрәшчеләре булдыра

Казанда яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге узды.  Анда Зәй көрәшчеләре дә катнашып, уңышлы чыгыш ясады: Ангелина Шириазданова – җиңүче, Адилә Галиуллина, Аделина Маслова, Тимур Фаршатов III урын алды. Аларны  ярышларга тренерлар Л. М. Кәлимуллин белән И. А. Хуҗин әзерләде.

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә 7 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән

Узган атнада республика буенча Вич-инфекциянең 21 очрагы теркәлгән.

Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, шуның 4 есе Казанга, 6 сы Чаллыга туры килә. Бөгелмә, Яшел Үзән, Норлат, Аксубай районнарында 1 әр очрак теркәлгән. Ә менә бу юлы Әлмәт исемлекнең башында. Бездә 7 очрак теркәлгән. 

«Әлки хәбәрләре» 

Районда салымнар буенча бурычлар 3,8 процентка кимегән

Узган атнада районда салымнар буенча бурычлар 3,8 процентка кимегән.

Иң күп бурыч Базарлы Матак авыл җирлегендә: җир, милек һәм транспорт салымнары буенча район үзәгендә яшәүчеләрнең 745 мең сум бурычлары бар. Ә менә Иске Матак җирлегендә бер атнада  1183041 сум салым бурычы җыеп алуга ирешкәннәр.

«Зәй офыклары» 

Зәй янгынчылары биатлон ярышларында катнашты

“Янгынчылар биатлоны” дип аталган ил күләмендә ярышлар оештырылды. Аның беренче этабы төбәкләрдә узды. Идел буе Федераль округы уку полигонында 14 октябрьдә үткән ярышларда Зәй янгынчылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

«Зәй офыклары» 

Григорьевлар яшь механизаторлар бәйгесендә Зәй данын яклады

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы яшьләрне кызыксындыру  максатыннан республикада яшь белгечләр арасында төрле бәйгеләр оештырыла. Шуларның берсе – 30 яшькә кадәр булган механизаторлар арасында традицион төстә үткәрелүче “Хезмәт кешесен данлыйбыз” бәйгесе. Быел да әлеге ярыш 17-18 октябрьдә Кукмарада үтте. Аның финалына 43 районнан иң-иң дип табылган 15 яшь комбайнчы экипажы сайлап алынды. Әлеге конкурста Зәй данын яхшы хезмәтләре белән берничә ел рәттән танылып килүче, Югары Баграж авылыннан... Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Авызда кан йөрттек, әмма төкермәдек [чын барлыкны хикәяү]

                      ( Шәрехләү )

Күз ачкысыз буран күзләрен будымы, алар үзләрен үргә чаклы озата килгән әниләренең яшькә чыланган керфекләренә игътибар да итмичә,  саубуллашып китеп бардылар. Хәер, әле йокыдан да аерылып бетмәгән сабыйларның күнел күзе ана газабын танырлык идеме соң? Юл читендәге күренер – күренмәс маяк таякларын югалтмаска тырышып атладылар алар. Бу кайтуларында әниләре аларны өр-яңадан киендерде. 

Аякларында яңа гына бәйләнгән оек белән чабата. Киндердән... Читать дальше...

NRK.no 

Nødnettet

Det nye heldigitale nødnettet er et landsdekkende digitalt radiosamband for nødetatene. Nettet har kostet seks milliarder kroner. Det nye nødnettet ble satt i drift i 2015.

«Әлки хәбәрләре» 

Әбүнәчеләребез 2 меңнән артты

2015 елның беренче яртысы өчен “Әлки хәбәрләре”нә 2015 кеше язылган.  Әлкилеләр барлыгы 4709 данә газета-журналга подписка рәсмиләштергән.

NRK.no 

Venstre

Venstre går i regjering med Framstegspartiet og Høgre. Samstundes har rykte om og hets av partileiar og kulturminister Trine Skei Grande fått stor merksemd.