Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проектын тәкъдим иттеләр
"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проектын тәкъдим итте. Презентация барышында алдан әзерләнгән тапшыру өзекләре күрсәтелде.