World News in Tatar
Январь
2018
13

Новости за 17.01.2018

Игелек.ру 

Лимон — дәвалау чарасы

Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы. Әлеге җиләк-җимештән әзерләнгән дарулар организмны ныгытучы, ялкынсынуларга каршы көрәшүче, микробларны юк итүче булып санала. Лимон витамин җитмәгән чорда да бик файдалы. Аны яраларны дәвалаганда һәм үпкә авырулары вакытында киңәш итәләр. Шулай ук […]

Игелек.ру 

Бәрәңге чипсылары тарихы

Бәрәңге чипсыларын уйлап табуга 2018 елда 165 ел тула. Хәзерге көндә гади халык ризыгы булып саналган чипсылар АКШта баштарак югары катлам кешеләре өчен генә әзерләнгән була. Чипсылар АКШта әле дә популяр ризыклардан санала. Башка илләр белән чагыштырганда, америкалылар чипсыларны иң куп ашаучылар булып саналалар, алар елына 3 әр кг чипсы ашый. Гамбургер һәм хот-дог белән […]

Azatliq.org 

Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проектын тәкъдим иттеләр

"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проектын тәкъдим итте. Презентация барышында алдан әзерләнгән тапшыру өзекләре күрсәтелде.

Azatliq.org 

Плагиатлы фәнни эшләр күп булган диссертация шуралары исемлегенә КФУ шурасы да кергән

"Диссернет" белгечләре плагиат билгеләре булган диссертацияле уку йортлары һәм диссертация шуралары рейтингын төзегән. Шуралар рейтингына Казан федераль университетының тарих диссертацияләр шурасы да кергән.

Azatliq.org 

Мари Илендә мари теленә багышланган түгәрәк өстәл узачак

Мари Иленең "Мари Ушем" төбәк оешмасы республикада мари телен өйрәнү мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырачак. Анда берничә министрлык, прокуратура вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Azatliq.org 

Татарстанда Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары башлыклары алышынды

Татарстанның Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары башлыклары вазифаларыннан китте. Чәршәмбе республика премьер-министры Алексей Песошин ике район шурасы утырышларында да катнашып, яңа башлыклар тәкъдим итте.