"Хәрби комиссариатлар үз хокуклары өчен көрәшкәннәрне яратмый"
Хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштырырга теләгән Чаллы егете Марат Сәйфетдиновны прокуратура һәм тикшерү комитетлары армиядән качуда гаепләп, күп тапкыр мәхкәмәләргә бирә. Берничә ел тартышудан соң Югары мәхкәмә ниһаять егетне аклау карары чыгара. Азатлык Маратның үз хокуклары өчен көрәшү тарихын тәкъдим итә.