World News in Tatar
Февраль
2018

Новости за 28.02.2018

Azatliq.org 

FIFA вакытында Казанда Согуд Гарәбстаны вәкилләре өчен VIP-ифтар уздыру турында сөйләштеләр 

Сочида Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге рәсми вәкилләре FIFA баш сәркатибе Фатма Самура (Fatma Samoura) белән күреште. Очрашуда Согуд Гарәбстаныннан килгән футбол такымы, эшмәкәрләр һәм дәүләт органнары вәкилләре өчен VIP-ифтар оештыру турында да фикер алыштылар.

Azatliq.org 

Футбол чемпионаты вакытында Казанда VIP-ифтар уздырмакчылар

Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре Сочида FIFA (Халыкара футбол оешмалары федерациясе) баш сәркатибе Фатма Самура (Fatma Samoura) белән күреште. Очрашуда Согуд Гарәбстаныннан килгән футбол такымы, эшмәкәрләр һәм рәсмиләр өчен VIP-ифтар оештыру турында да фикер алыштылар.

Azatliq.org 

Казан һава аланына төшкәндә Cessna очкычының көпчәкләре бозылган

Казан халыкара һава аланында Барселонадан кайткан бер хосусый очкыч төшеп утырганда аның арткы көпчәкләре бозылу сәбәпле дистәләп очкычның төшеп утыруы яки очып китүе кичектерелде. Бу турыда "Интерфакс"ка һава аланында хәбәр иткәннәр.

Azatliq.org 

"Зөләйха"ны Казанга алып бару куркыта"

27 февраль Уфада "Зөләйха күзләрен ача" әсәре белән танылган язучы Гүзәл Яхина булып китте. Ул "Башкортостан" телеканалының медиаүзәгендә журналистлар белән очрашты.

Azatliq.org 

Нариман Джелял: "Президент сайлауга барсыннар өчен кырымнарны төрлечә куркыталар"

Кырымтатар милли хәрәкәте активисты Нариман Джелял Кырымның Карасубазар районында сайлаучылар тавыш бирүгә килсен өчен куркыту һәм янау ысуллары кулланыла дип белдерә.

Azatliq.org 

"Хәрби комиссариатлар үз хокуклары өчен көрәшкәннәрне яратмый"

Хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштырырга теләгән Чаллы егете Марат Сәйфетдиновны прокуратура һәм тикшерү комитетлары армиядән качуда гаепләп, күп тапкыр мәхкәмәләргә бирә. Берничә ел тартышудан соң Югары мәхкәмә ниһаять егетне аклау карары чыгара. Азатлык Маратның үз хокуклары өчен көрәшү тарихын тәкъдим итә.

Azatliq.org 

Татарча җанлы музыка бәйгесенә башкаручылардан җырлар кабул итү бара

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music лейблы "Мин татарча сөйләшәм" чарасына әзерләнү уңаеннан җанлы музыка бәйгесен игълан иткән иде. Бер атна эчендә беничә башкаручы язмаларын җибәргән.

Azatliq.org 

Гадел Вафин КФУ ректоры киңәшчесе итеп билгеләнде

Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Казан федераль университеты (КФУ) ректорының киңәшчесе итеп билгеләнде. Ул медицина белеме һәм тикшерүләре, университет клиникасы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

Игелек.ру 

Как бороться с ожирением

Излишний вес — проблема общемировая, проблема всей цивилизации. Известно, что человек с избыточным весом болеет всякими заболеваниями в десять раз больше, помимо туберкулеза. Они раньше умирают, тяжелее живут, так как в жизни у них больше проблем со здоровьем. Первая причина недуга — стабильное переедание, которое сопровождается малоподвижным образом жизни, а вторая связанная с гормонами или […]