World News in Tatar
Февраль
2018

Новости за 07.02.2018

Azatliq.org 

Йорт сагында булган Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары үле килеш табылган

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева үз йортында үле килеш табылган. Моңа кадәр ул бюджет акчаларын урлауда шикләнелеп йорт сагына алынган иде.

Azatliq.org 

Стәрлетамакта диварлары ярылган йорттагылар ишелү мөмкинлеге турында кисәтә

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә ике бинаның икенче катын тоташтыручы корылма җимерелгәннән соң ул биналарның берсендә яшәүчеләр, үзләренең куркыныч астында калуларын белдереп, хакимияттән чаралар күрүне таләп итә. Шәһәр үзәгендә "Машстрой" ширкәте бинасы белән торак йортны тоташтыручы 400 тонналы корылма берничә көн элек җимерелгән иде. Бу хәлдән соң йортта зур ярыклар барлыкка килгән һәм анда яшәүчеләр диварларның ишелү куркынычы турында белдерә. Алар хакимиятнең бу хәлгә битараф калуына зарлана.

Azatliq.org 

Милли шура татар халкын Русия президентын сайлауга чакырды

7 февраль Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышында президент сайлауга чакырып татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде. Моннан тыш, җыелыш утырышында Татар эшмәкәрләре җыенын, авыл тарихын өйрәнүчеләр форумын үткәрү мәсьәләсе дә каралды.

Azatliq.org 

Артем Здунов Дагыстан хөкүмәте рәисе итеп билгеләнде

Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Васильев Татарстанның элекке иктисад министры Артем Здуновны Дагыстан премьер-министры итеп билгеләү турында фәрман имзалады. Аңа кадәр бүгенге утырышта республиканың Халык җыены депутатлары Здунов намзәтен хуплаган иде.

Azatliq.org 

Татарстан туграсы көнендә активистлар Бауман урамында чара уздырды

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан туграсы кабул ителгән көнгә багышлап Казанның Бауман урамында үзенең инде гадәткә кергән чарасын уздырды. Алар республика туграсы сурәте төшерелгән биш мең әләм һәм Татарстан флагы төсендәге тасмалар таратты.

Azatliq.org 

"Йөрәктә татарлык булса, тел бетмәячәк"

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага нәтиҗәләр ясалды. Бу – берничә ел дәвам иткән чара. Быелгы олимпиадада Татарстан һәм Русиянең 20 төбәгеннән йөздән артык мәктәп укучысы катнашты.

Azatliq.org 

Кашаповны административ күзәтүгә алу мөрәҗәгате каралмады

7 февраль Чаллы шәһәре мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповны күзәтүгә алу турындагы мөрәҗәгатьне карап тормады. Моны Кашаповның мәхкәмәгә килмәве белән аңлаттылар. Активист Русиядән киткән иде.