World News in Tatar
Ноябрь
2019

Новости за 21.11.2019

Tatar-inform.tatar 

Сарман халык театры «Идел-Йорт» фестивале лауреаты булды

(Казан, 21 ноября, «Татар-информ», Рузиля Мухаметова). Шамил Закиров исемендәге XIX «Идел-Йорт» театр коллективларының төбәкара бәйгесенең гран-приена Сарман районы мәдәният йортының халык театры ия булды. Камал театры сәхнәсендә 9 декабрь көнне шушы спектакль күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уфада «Нур театры каршындагы мәйданга Габдулла Тукай исемен бирергә җыеналар

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада «Нур» театры каршындагы мәйданга татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелергә мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Карурман» эскизы авторлары милли идентификация турында уйлана

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рузиля Мухаметова). «Калеб» яңа буын җыены яшьләре тамырларыбыз һәм милли идентификация турында уйланып, эпик әсәр эскизы әзерли. Бу хакта «Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә аның авторлары сөйләде.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Русия думасы физик затларны "ят агент" дип тану турында канун кабул итте

Русия думасы физик затларны "ят агент" дип танырга мөмкинлек бирүче канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Документны 311 депутат хуплады, дүрт кеше тавыш бирүдән тоткарланып калды.

Tatar-inform.tatar 

Кайбер федераль трассаларда тизлек режимын арттырырга җыеналар

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Транспорт министрлыгы 2020 елның язында федераль трассаның кайбер участокларында тизлек режимын арттырырга ниятли һәм моны штраф салынмый торган лимитны 20дән 10 километр сәгатькә кадәр киметү белән бәйләргә өметләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафиновка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кукмара авыллары берәр һәм бишәр мең сум үзара салым акчасы җыярга әзер

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмарада берәр мең һәм бишәр мең сум үзара салым акчасы җыярга әзер авыллар бар. Бу Октябрина һәм Югары Юмья авыллары. Бу хакта ТР Дәүләт Советында үзара салым буенча түгәрәк өстәл утырышында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Балалар хакына Аллаһы иремә гомер бирде — «Шәһри Казан»

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Эльвира Мозаффарова). Балык Бистәсе районында урман эчендә урнашкан кечкенә генә бер авыл бар. Тегермән Пүчинкәсе дип атала ул. Авыл чишмәләргә бай, биредә үзенә хас саф һава, чөнки янәшәдә катнаш урманнар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда тугыз яшьлек бала, машина астында калып, төрле тән җәрәхәтләре алган

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда тугыз яшьлек бала, машина астында калып, төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...