World News in Tatar

Сарман халык театры «Идел-Йорт» фестивале лауреаты булды

(Казан, 21 ноября, «Татар-информ», Рузиля Мухаметова). Шамил Закиров исемендәге XIX «Идел-Йорт» театр коллективларының төбәкара бәйгесенең гран-приена Сарман районы мәдәният йортының халык театры ия булды. Камал театры сәхнәсендә 9 декабрь көнне шушы спектакль күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

<~>

Сарман халык театры фестивальгә Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Кыю кызлар» спектакле белән катнашты. Режиссеры — Алинә Галиева.

<~>
  • «Идел-Йорт» үзешчән театр коллективлары бәйгесенең беренче турында 250 театр коллективыннан 2 мең кеше катнашкан. Сайлап алу турлары Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа шәһәрләрендә, Әтнә һәм Теләче районнарында узган. Икенче турга 40 коллектив сайлап алынган.
<~>

Йомгаклау этабында республиканың һәм регионнарның иң яхшы халык театрларының уникесе катнашкан. Финал турына чыккан коллективлар үз спектакльләрен 6 — 15 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәттеләр.

<~>

Сарман халык театры 1 млн сум приз белән бүләкләнәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы «Идел-Йорт» театр коллективлары бәйгесенең гран-при иясе булган коллективка Россиянең бер төбәгенә гастрольләргә чыгу мөмкинлеге биреләчәген вәгъдә иткән иде.

<~>
 
<~>

<~>

Читайте на сайте