World News in Tatar
Август
2022

Новости за 01.08.2022

Tatar-inform.tatar 

Аксубай районы киңлекләре Россия шәһәрләре рәссамнарының картиналарында сурәтләнгән

Аксубай районында «Аксубай киңлекләре» республика рәссамнар пленэры тәмамланды. Ике атна дәвамында пумала осталары район тарихын «язды». Алар белән очрашулар вакытында һәркем безнең район, биредә яшәүче кешеләр турында җылы сүзләр әйтте, безнең як табигатенә сокланды. Рәссамнар районда коллектив иҗат эшеннән ни көтүләре турында сөйләде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дамир Исхаков: Казан үзәгендә Сөембикә исемендәге урам булдыру кирәклеге турында әйтелде

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында тарихчы Дамир Исхаков «Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре» дискуссия мәйданчыгы модераторы булган. Секция эшенә нәтиҗә ясап, ул: «Сөембикәгә һәйкәл булмаса да, Казанда аның исемендәге урам булдыру кирәклеге әйтелде», - диде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт мэры «Адымнар» мәктәбе төзелеп бетүе турында әйтте

Татарстанның Әлмәт районында «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексы төзелеше тәмамланды. Бу атнада объектка таләпләргә туры килүе турында документ бирелә. Аннары объект рәсми төстә тапшырылган булып саналачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Җәмигъ мәчете территориясендә «Хаҗилар эзләреннән» фотокүргәзмәсе ачылды

Россия мөселманнарының дини лидеры Мөфти Шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән ел дәвамында Мәскәүнең Җәмигъ мәчете территориясендә ачык һавада күргәзмәләр циклы тәкъдим ителә. Шушы көннәрдә анда мәхәллә кешеләре һәм төп мәчет кунаклары өчен «Хаҗилар эзләреннән» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Айзатуллинның урынбасары Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсен җитәкләде

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсенең төзелеш һәм архитектура буенча яңа җитәкчесен билгеләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Минзәлия Закирова: Төбәкләргә татар балалары өчен лагерьларга кадрлар җибәрә алабыз

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Россия төбәкләрендә татар балалары өчен лагерьларга республикадан кадрлар җибәреп булуын әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чувашиянең Шыгырдан авылында шәкертләргә ислам фәннәрен укытучыларга ат бүләк иттеләр

Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында шәкертләрнең (чыгарылыш укучыларының) зур бәйрәме узды. Бу бәйрәм ел саен Чувашиянең мәчетләре һәм мөселман мәхәлләләре каршындагы җәйге дини-тәрбия курсларын тәмамлаучылар өчен үткәрелә һәм Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов белән Горький тимер юлы башлыгы йөк ташу һәм пассажир йөртү турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы (РЖД филиалы) башлыгы Сергей Дорофеевский белән очрашты. Алар төбәктәге уртак проектлар, шул исәптән пассажирлар йөртү һәм йөк ташуларның үсеше турында фикер алышты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Таҗикстанга вертолет, КАМАЗ һәм продуктлар җибәрергә әзер булуын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Таҗикстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Давлатшох Гөлмадзод белән очрашты. Ул Татарстан һәм Таҗикстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерергә өндәде һәм Татарстан предприятиеләренең дустанә республика базарына чыгарга әзерлеге турында белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәйхразыев конгресс съезды делегатларына: Илһам Шакиров премиясенә бәйгедә катнашыгыз

ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашучы делегатларны Илһам Шакиров премиясенә бәйгедә катнашырга өндәде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җырчы Айдар Галимов Казанга «Рубин» - «Уфа» матчын карарга килә

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Беренче лиганың 3нче туры матчына – «Рубин» һәм «Уфа» командалары арасындагы уенны карарга киләчәк. Бу хакта Башкортстан башкаласыннан клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...