World News in Tatar

Миңнеханов Таҗикстанга вертолет, КАМАЗ һәм продуктлар җибәрергә әзер булуын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Таҗикстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Давлатшох Гөлмадзод белән очрашты. Ул Татарстан һәм Таҗикстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерергә өндәде һәм Татарстан предприятиеләренең дустанә республика базарына чыгарга әзерлеге турында белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике яклы элемтәләр үсештә, барлык өлкәләрдә дә элемтәләр актив үсә. Таҗикстан - Россиянең стратегик партнеры һәм союздашы», - диде Миңнеханов.

Татарстан Таҗикстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели, дип өстәде ул. Бүген сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр актив үсә, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр һәм югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, ә ике республика шәһәрләре арасында самолетлар йөри, диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, булган мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый һәм сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк. Мисал өчен, Татарстан «КАМАЗ» линиясе буенча хезмәттәшлекне гамәлгә ашырырга, нефть химиясе комплекслары продукциясен алга этәрергә һәм Таҗикстан базарында Татарстанның башка компанияләрен җәелдерергә тели.

Шулай ук хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында - машина төзелеше,агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру. Республика вертолет, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-газ җиһазлары, автошина, азык-төлек продуктлары, шул исәптән хәләл таләпләренә җавап бирә торганны җибәрергә әзер, дип өстәде Миңнеханов.

Таҗикстаннан товарлар китерү дә кызыксындыра - беренче чиратта, бу авыл хуҗалыгы продукциясе, бакча культуралары.

Хезмәттәшлек башка өлкәдә дә алып барыла — мисал өчен, мәгариф һәм мәдәнияттә. Татарстанның югары уку йортларында Таҗикстаннан 900 студент укый, ә җәмәгать тормышында Татарстанның «Сомониён» таҗикларның милли-мәдәни автономиясе актив катнаша.

Давлатшох Гөлмахмадзод сүзләренчә, Россия белән Таҗикстан арасындагы 30 еллык дипломатик мөнәсәбәтләрдә 300дән артык төрле килешү имзаланган.

«Без стратегик партнерлар булып калабыз. Товар әйләнеше үсә. Бүген Таҗикстан сәнәгать секторын ныгыту буенча зур эш алып бара. Бездә биш ирекле икътисади зона эшли. Без Татарстан компанияләрен илебез территориясендә үз производстволарын үстерергә чакырабыз», - ул.

Читайте на сайте