World News in Tatar
Ноябрь
2022

Новости за 21.11.2022

Tatar-inform.tatar 

Түбән Каманың янгынга каршы хезмәте диспетчеры 42,2 чакрым араны йөгереп узды

Түбән Каманың янгынга каршы хезмәтенең 93 отряды диспетчеры Алинә Ганиева 42,2 километрлы марафонда катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан 2023 елда «Безнең ишегалды» программасына 9 миллиард сум акча юнәлдерәчәк

Татарстан Республикасы 2023 елда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен 9 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Республика буенча тагын 1 меңгә якын ишегалды яңартылыр дип планлаштырыла. Проект кураторы Арина Петрова шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чәршәмбедән Татарстанда бураннар башлана, явым-төшемнәр артачак

Чәршәмбедән Татарстанда һава торышы бозылыр дип көтелә. Республикага яңгыр, кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр кабат киләчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сишәмбегә долларның рәсми курсы 60,74 сум булды

Сишәмбегә Россия Үзәк банкы билгеләвенчә, долларның рубльгә карата рәсми курсы 36,38 тиенгә артып, 60,7379 сумга җиткән. Евро курсы 32,39 тиенгә кимегән һәм ул 62,1245 сум тәшкил итә. Россия Банкы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин: Волейбол федерациясенең төп бурычы – профессиональ уенчылар әзерләү

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин федерация президиумы утырышын үткәрде. Анда «Зенит-Казан» һәм «Динамо Ак-Барс» профессиональ командаларының быелгы спорт сезонындагы чыгышларына югары бәя бирелде һәм республиканың «Россия мәктәп волейбол лигасы» бөтенроссия проектында катнашуына йомгак ясалды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Буа театры Казанның биш мәдәният сараенда спектакльләрен күрсәтә

Буа театры спектакльләрен Казанның биш мәдәният сараенда карап булачак. Шуларның дүртесендә театрның халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре лауреаты булган «Шобага» мистик спектакле күрсәтелсә, берсендә театрның премьерасын карап булачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин балалы гаиләләр өчен бердәм пособие турында закон имзалады

Россия Президенты Владимир Путин бала туганга һәм тәрбияләгәнгә түләнә торган бердәм пособие кертү турындагы закон имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Өч Батырлык ордены булган россиялеләр пенсиягә 330 процент күләмендә өстәмә түләү алачак

2023 елның 1 гыйнварыннан өч Батырлык ордены яисә «Шәхси батырлык өчен» ордены ияләренең пенсияләренә өстәмә түләү билгеләнәчәк. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татар астрофизигы Рәшит Сөнәев Макс Планк медале белән бүләкләнде

Совет һәм Россиянең танылган астрофизигы, Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Рәшит Сөнәев теоретик физика өлкәсендәге иң югары бүләккә лаек булды, аны Немец физика җәмгыяте (DPG) бирә. Галим «астрофизика һәм космологиягә керткән өлеше» өчен бүләкләнде. Макс Планк медале аңа 2023 елның мартында Дрездендагы DPG еллык җыелышында биреләчәк.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә үз теләге белән катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә

Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы алачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Петербургта татар һәм башкорт эшмәкәрләрен берләштергән клубта очрашу узды

Санкт-Петербургта татар һәм башкорт эшмәкәрләренең очрашуы булды. Чараны төп оештыручыларның берсе – «Барс» клубы. Ул Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә бизнесы булган Татарстан һәм Башкортстан эшмәкәрләрен берләштерә. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Айдар Галимов: Милли шурада комитетлар оешу җаваплылыкны арттыра

Татарстанның атказанган артисты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Айдар Галимов фикеренчә, комитетлар барлыкка килү җаваплылыкны арттыра. Ул комитетлар һәм бюро оешуны уңай күренеш дип атады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Самара татарлары» журналының яңа саны чыкты

«Самара татарлары» журналының яңа чыгарылышында өлкә татарлары тормышында иң мөһим вакыйгалар, шулай ук якташлары турында очерклар кертелгән. «Самара татарлары» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...