World News in Tatar

Махсус операциядә үз теләге белән катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә

Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы алачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Үз теләге белән махсус операциягә баручылар арасына (Россия Федерациясе җитәкчелеге карары буенча формалашкан) үз иреге белән кушылган сугышчыларга ветеран статусы биреләчәк. Моннан тыш, хәрби бурычларны үтәгәндә җитди җәрәхәтләр алган гражданнар сугыш хәрәкәтләре инвалиды статусын алачак.

Төзәтмәләр «Ветераннар турында»гы федераль законга кертелә һәм закон имзаланганнан соң үз көченә керә.

Читайте на сайте