World News in Tatar
Март
2023

Новости за 13.03.2023

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы башлыгы яшь эшмәкәрләр ярминкәсендә балалар белән аралашты

Әлмәттә «Эшмәкәрлек фабрикасы. Балалар» бизнес-мәктәбе укучылары ярминкәсе узды. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Ул күргәзмә материаллары белән танышты һәм балалар белән аралашты. Бизнес-мәктәп укучыларының берсеннән коктейль сатып алырга да өлгерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ метеорологы Казанда март аенда аномаль җылылык турында кисәтте

Татарстан башкаласында якындагы декада җылы булачак, уртача температура климат нормасыннан дүрт градуска югары була. Ә якындагы биш көндә җылы аномалия 5-6 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Камал театрында XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылды

Бүген Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Быел җыенга Россия Федерациясенең 47 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Яндекс Карты»га татар телендә автомобиль навигациясе өстәлде

«Яндекс Карты»да татар телендә автомобиль навигациясе барлыкка килде. Хәзерге вакытта 200дән артык фраза язылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте Enter интернет-журналына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кариев театрында «Исемсез кичә» дип аталган шигырь кичәсе узды

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында шигырь кичәсе үтте. Ул «Исемсез кичә» дип атала. Кичәне  «Идел» журналы, «Калеб» яңа буын җыены һәм Кариев театры оештырган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ метеорологы аномаль җылылыкның Казанда язгы ташуга йогынтысын аңлатты

Быел җылы циклон аркасында Казанда уртача тәүлеклек температура күпкә иртәрәк, мартның икенче декадасында нуль градустан күтәрелде. Һава торышының үзенчәлекләре язгы ташуга ничек йогынты ясавы турында «Татар-информ»га Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак

Татарстанда быел 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак. Мәктәпләрдә 85 имтихан үткәрү пункты ачыла, 1 540 аудиториягә онлайн-видеокүзәтү куелган. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясе вакытында хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан белгечләре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын кую турында фикерләрен белдерде

Татарстан белгечләре Казанда Төньяк тимер юл вокзалы янында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын куюны шәрехләде. Аларның фикерләре «Эксперт клубы» сайтында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Илсур Һадиуллин укучыларның әти-әниләре белән бергә рус теленнән БДИ тапшырды

Бүген, 13 мартта, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясендә катнашты. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия укучыларына, форма элементы буларак, значок тагарга тәкъдим ителә

Россия Мәгариф министрлыгы, укучылар формасының элементы буларак, мәктәп значогы кертү идеясен концептуаль яктан хуплады. Бу инициатива белән чыгыш ясаган Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратованың хатына ведомство башлыгы урынбасары Андрей Корнеевның җавабыннан күренә. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәгендә балалар өчен мәдәни программа узды

Мәскәүдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге «Ихсан» Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәгендә балалар өчен чара оештырылды. Программа иҗади һәм интеллектуаль өлешләрдән тора иде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның ике театры Мәскәүгә гастрольләр белән барырга җыена

Мартта Мәскәүдә Татарстанның К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры белән Г.Тукай исемендәге Әтнә драма театрының гастрольләре уза. Алар дүрт спектакль куячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда көннәр салкынайта, көчле җил һәм бозлавык фаразлана

Иртәгә, 14 мартта, Татарстан көнбатыштан килгән анциклон йогынтысында була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Русия укучыларына патриотик түштамгалар тагуны мәҗбүри итәргә мөмкиннәр

Бу фикерне Русия думасы депутаты Яна Латратова тәкъдим иткән булган. Ул Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать иткән һәм укучыларның  мәктәп формаларына патриотик тамгалар кертү мөмкинлеген карауны сораган.

Azatliq.org 

Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосын вәкиллек итүче оешманы банкрот дип таныды

Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясен вәкиллек итүче ООО "РСЕ/РС" оешмасын банкрот дип тануны сорап мәкәмәгә Федераль салым хезмәте мөрәҗәгать иткән иде.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан яшьләр эшләре министрының ике яңа урынбасары билгеләнде

Татарстан яшьләр эшләре министрның ике яңа урынбасары – Денис Лулаков һәм Айгөл Сабирова билгеләнде. Денис Лулаков моңа кадәр Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасында булган, ә  Айгөл Сабирова Татарстан Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире урынбасары булып эшләгән Министрның беренче урынбасары итеп Софья Мостафина билгеләнде. Бу хактагы карар Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланды.

Читать дальше...