World News in Tatar

Татарстанда 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак

Татарстанда быел 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак. Мәктәпләрдә 85 имтихан үткәрү пункты ачыла, 1 540 аудиториягә онлайн-видеокүзәтү куелган. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясе вакытында хәбәр итте.

«Быелгы 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, элек укуларын тәмамламаган тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы, шулай ук узган еллардагы 1 173 чыгарылыш укучысы һәм 184 урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучы БДИ тапшыра. Алар имтиханнарны уңышлы тапшырырлар дип өметләнәбез», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

БДИ оештыруда һәм уздыруда 6 меңнән артык педагог катнаша, диде Һадиуллин. Аның сүзләренчә, БДИ үткәрү пунктларына имтихан материаллары интернет буенча тапшырыла, бастыру һәм материалларны сканерлау аудиториядә уза.

Читайте на сайте