World News in Tatar
Апрель
2023

Новости за 21.04.2023

Tatar-inform.tatar 

Чүпрәледә Ураза гаете көнендә «Гаилә бәйрәме», Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазь кичәсе булды

Бүген, 21 апрельдә, Ураза гаете көнне, Чүпрәледә Гаилә бәйрәме оештырдылар. Чара «Чүпрәле» паркында узды. Чара Коръән уку белән башланып китте. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Измайлов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр, Ураза гаете белән котладылар. Бу хакта «Туган як»  сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмә йөгерүчеләре район башлыгыннан популяр маршрутны торгызуда ярдәм итүне сораган

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировка «Бөгелмә йөгерүчеләре» җәмгыяте вәкилләре мөрәҗәгать итте. Алар шәһәр традициясен яңартуны - 9 Майга багышланган җиңел атлетика эстафетасын Җиңү көнен бәйрәм итү көнендә уздыруны сорый.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Базарлы Матакта «Өмет» мәчете янында гаилә бәйрәме булды

Бүген, 21 апрельдә, Әлки районының Базарлы Матак авылында «Өмет» мәчете янында Ураза бәйрәме уңаеннан гаилә бәйрәме узды. Ул икенче ел оештырыла. Быел аның программасы тагы да баетылган иде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Рамазан Фест» фестивалендә сәламәтлеге чикле булган үзешчән артистлар чыгыш ясады

«Рамазан Фест» фестивалендә быел «Игелек дөньясы» сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге каршында оештырылган ансамбль катнашты. Ансамбльгә ишетү һәм күрү сәләте чикле булганнар йөри.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Рамазан Фест»ны «татар каймагы» яшәгән урында оештырдык

Фестивальнең оештыручысы, идея авторы - Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Рамазан Фест» бәйрәменең быел Каюм Насыйри урамында - «татар каймагы» яшәгән урында оештырылуын әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан сәламәтлек саклау министры Урыссу үзәк район хастаханәсе эше белән танышты

Ютазы районы Урыссу авылында сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Сәфәр Урыссу үзәк район хастаханәсе, бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уфадагы Татар гимназиясе Милли костюм көнен билгеләп үтте

Уфадагы 65нче Татар гимназиясе ишеген ачып керүчеләр көн саен милли костюмлы ир-ат һәм хатын-кыз фигураларын күрә. Быел гимназия бинасында урнаштырылган әлеге фигураларны Мәләвез районында яшәүче оста балавыздан ясаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Истанбулда биш ел дәвам иткән реставрация эшләреннән соң Зәңгәр мәчет ачылды

Истанбулда биш ел дәвам иткән реставрация эшләреннән соң Солтанәхмәт мәчете (ул күбрәк Зәңгәр мәчет буларак билгеле) ачылды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

"Көчләү империясе". "Сугышка каршы феминист каршылыгы" Русиянең татар халкын колонизацияләве турында видео чыгарды

Әлеге видеода активист һәм журналист Ләйлә Латыйпова 1552 елда татар халкының яулап алынуы турында сөйли. "Казанның яулап алынуы татарларны көчләп христианлаштыруга һәм урыслаштыруга юл салган" диелә анда.

Tatar-inform.tatar 

Нижневартовскида «Себер җирендә татар-башкорт җыры» дигән концерт булды

https://tatar-congress.org/

Себер җирендә янә татар-башкорт җыры яңгырады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм кунакларын «Шатлык» татар-башкорт ансамбле һәм аның җитәкчесе Раилә Юмагулова сәламләде. «Югра башкортлары», «Ватан» ансамбльләре, гармунчы Шәйдуллиннар дуэты башкаруында шаян һәм лирик татар-башкорт җырлары яңгырады. Югра шәһәр-бистәләреннән килгән күпсанлы кунаклар - «Сандугач» (Сургут шәһәре), «Йолдыз»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов метроның 2нче тармагындагы тоннельне казу эшләрен төгәлләү чарасында катнашты

Бүген Казан метрополитенының икенче тармагында «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр уң як тоннельне казу эшләре төгәлләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин тоннель казу машинасының җир өстенә чыгуын күзәтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан журналистларын Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских кабул итте

Татарстаннан журналистлар делегациясен Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских кабул итте. Очрашу губернатор сараенда үтте. «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев губернаторга истәлекле бүләкләр һәм түбәтәй бүләк итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дума депутатлары мобилизацияләнгәннәр файдасына миллионерлар өчен салым кертергә тели

Россия миллионерларыннан мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләре файдасына 2 процент күләмендә өстәмә салым алырга тәкъдим итәләр. «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе депутатлары Дмитрий Кузнецов һәм Олег Нилов шундый инициатива белән чыкты. Алар елына 12 миллион сумнан артык керем алучы һәм «НДФЛга өстәмә рәвештә 2 процент түләргә сәләтле» барлык кешеләргә салым салу үтенече белән РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга хат юллаган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигърият кичәсе була

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 137 ел тула. Тукай – бөек шагыйрь генә түгел, ә татар халкының тарихы һәм язмышы символы да.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә 500 меңнән артык мөселман Ураза бәйрәмен билгеләп үтте

Ураза бәйрәме уңаеннан Мәскәү мәчетләрендә – 350 меңнән артык, Мәскәү өлкәсендәге Аллаһ йортларында 200 меңгә якын мөселман гает намазында катнашты. Бу хакта «Российская газета» Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәхси хуҗалыкта үстерелгән продукция сатудан алынган керем нормативын арттырырга телиләр

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкта үстерелгән җимеш һәм продукция сатудан алынган чиста керем нормативын аена бер сутые өчен 385 сумнан 421,1 сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Коллектив «Синяя птица» НДШИ «Сэлэт» участвует в проекте «Видимо-невидимо»

Участники театрального коллектива «Синяя птица» приняли участие в театрально-педагогическом проекте «Видимо-невидимо», партнерами которого выступает театральная площадка MOÑ и Российский институт театрального искусства - ГИТИС.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар янә кими башлады

Татарстанда кыска вакытлы тәнәфестән соң коронавирус инфекциясен йоктыручылар янә кими башлады. Соңгы тәүлектә республикада 39 кеше әлеге инфекцияне йоктырган, 16 пациент хастаханәгә озатылган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Читать дальше...