World News in Tatar
Апрель
2023

Новости за 13.04.2023

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы өйләнгән

Бүген Чаллының Тантаналар сараенда махсус хәрби операциядә катнашучы белән аның сөйгәненең никахын теркәү тантанасы узды. Фотолар автошәһәр мэриясе Телеграм-каналында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2024 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирү башлана

Татарстанлылар 2024 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре һәм ишегалды территорияләре өчен тавыш бирә алачак. Сораштыру 15 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Дәүләт хезмәтләре»ндә цифрлы документларны оригиналларга тиңләргә җыеналар

«Дәүләт хезмәтләре»ндә урнаштырылган цифрлы документларны әһәмияте буенча оригиналга тиңләргә җыеналар. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының мондый тәкъдиме Россия Президенты Владимир Путинның цифрлы паспорт турындагы карары проектында бәян ителгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын квадрокоптер теркәячәк

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Иннополис хезмәткәрләре белән юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен квадрокоптерлар куллану мөмкинлеген эшли. Бу хакта бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда салкынайта һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда көннәр салкынайта, көндез бары тик +3..+8 градус җылы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Татарстан белән килешү төзегән Минск авиазаводында булды

ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскиның 407нче гражданнар авиациясе заводында булды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Предприятие Россия авиация техникасын, шул исәптән Ту-134, Як-40, Як-42 самолетларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Моннан тыш, биредә Boeing һәм Airbus чит ил модельләре белән эшләү өчен куәтләр булдырылган.

Искәртик, кичә Минск заводы Казан авиазаводы белән Ту-214 өчен комплектлаучы әйберләр чыгару буенча «юл картасын» имзалады. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Салават Фәтхетдинов режиссер Барыкинны Тукай премиясенә тәкъдим итүгә фикерен белдерде

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Салават Фәтхетдинов режиссер Алексей Барыкинның Тукай премиясенә кандидат булуына мөнәсәбәте турында сорауга җавап бирде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәт Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын хуплады

Бүген Россия Хөкүмәте Татарстанда, Мәскәү һәм Тверь өлкәләрендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын хуплады. Программа төбәкләрдә 1,6 мең км чамасы су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрен яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин шул хакта сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иваново мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре төбәкара Коръән укучылар бәйгесендә җиңде

Изге Рамазан көннәрендә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Мордовиянең Саранск шәһәрендә Коръән укучыларның Беренче төбәкара бәйгесендә катнашты. Ивановоның Коръән укучылар делегациясен өлкә Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Халит Якупов һәм аның ярдәмчесе Мөхәммәт Солтов җитәкләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда яңа хосписта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үзәк төзергә җыеналар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәген Казанда төзелә торган хоспис бинасында урнаштырырга планлаштыралар. Бу идея турында «Татар-информ»га Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сөйләде.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Илназ Галәвиев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевны Татарстан Югары мәхкәмәсе гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. 2021 елның 11-12 май көннәрендә булган вакыйгаларны искә төшерик. Галәвиев ул үтергән кешеләрнең туганнарыннан гафу үтенде.

Azatliq.org 

Татарстанда татарча язылган элмә такталардан хаталар табу бәйгесе игълан ителә

Бәйгедә катнашу өчен, фото төшереп җибәрү кирәк, анда элмә такта тулысынча күренергә тиеш. Шулай ук хәбәр җибәргәндә элмә тактаның кайда урнаштырылуы турында төгәл адрес күрсәтү мәҗбүри.

Tatar-inform.tatar 

«Болгар радиосы» «Үткәннәр сагындыра» концертына чакыра

28 апрельдә «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның «Үткәннәр сагындыра» проекты «Юксыну» дип аталган кичә уздыра. Концертта Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева кебек мәшһүр җырчыларны искә алачаклар. Бу хакта ТНВ телеканалы сайтында хәбәр ителә. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сания Әхмәтҗанова: Бүгенге балаларга ничә яшьтә булуың, күпме акча алуың да кызыклы

Шагыйрә, ветеран укытучы Сания Әхмәтҗанова фикеренчә, хәзер балаларга шагыйрьнең ничә яшьтә булуы, күпме акча эшләве, машинасының маркасы кебек сорауларга җавап ишетү кызыклы.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Тимер юл диверсияләре турындагы эшләр нигезендә тоткарлаунчы һәр өченче кеше — балигъ булмаган бала

Ул хакта "Медиазона" яза. Басма мәгълүматынча, Русиядә тимер юлларны зарарлау белән бәйле барлыгы 66 кеше тоткарланган, нибары сигез кешегә генә 30 яшьтән күбрәк.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Беларусь Республикасында ашлык эшкәртә торган уникаль комплекс белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскида эш сәфәре кысаларында Беларусь илкүләм биотехнологик корпорациясендә булды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Руководство района в режиме ВКС приняло участие в заседании республиканской комиссии

Представители исполкома района, правозащитники, сотрудники отделов образования, молодёжи и спорта, представители дорожной службы города, средств массовой информации приняли участие в заседании Правительственной комиссии РТ по обеспечению безопасности дорожного движения.

Tatar-inform.tatar 

Песошин 20 апрельдә Дәүләт Советында Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге турында хисап тотачак

Татарстан Дәүләт Советының 43нче утырышы 20 апрельдә уза. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге турында хисап бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында билгеле булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының «Адвин» компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскида «Адвин» компаниясендә булды. Ул медицина рентген сурәтен һәм рентген тикшерү системаларын цифрлы визуализацияләү өлкәсендә технологияләр ясау белән шөгыльләнә торган предприятиенең эше белән танышты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Илсур Һадиуллин: Укытучыларның дәрәҗәсен күтәрүдә төп рольне журналистлар башкара

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучының дәрәҗәсен күтәрү эшчәнлегендә төп урынны массакүләм мәгълүмат чаралары алып торуын белдерде. Ул бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның соравына җавап итеп әйтте. 

Читать дальше...