World News in Tatar
Май
2024

Новости за 17.05.2024

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ял көннәрендә 18 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә яңгыр явачак, һава температурасы +3..+8 градус фаразлана. Көндез республикада явым-төшем булмый, һава температурасы +11..+16 градуска кадәр күтәрелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Җәлил исемендәге мәктәптә Соңгы кыңгырау яңгырады

17 майда Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә Соңгы кыңгырау яңгырады. Мәктәпне 21 укучы тәмамлый. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Петербургта академия территориясендә шартлау вакытында 7 кеше зыян күргән

Петербургта Буденный исемендәге Хәрби академия территориясендә шартлау вакытында 7 хәрби хезмәткәр зыян күргән. Бу турыда РИА Новости Ленинград хәрби округына сылтама белән хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Хөснуллин: Гарәп илләре «Төньяк – Көньяк» коридорының эшли башлавын көтә

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбарасы Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 форумында Фарсы култыгы илләре вәкилләре «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыру турында актив фикер алышканын әйтте. Бу хакта ул журналистларга пленар утырыш тәмам булганнан соң әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Диния нәзарәте барлык дин кардәшләребезне Изге Болгар җыенына чакыра

Татарстан Диния нәзарәте барлык дин кардәшләребезне Татарстан мөселманнары тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә – 19 майда узачак Изге Болгар җыенына чакыра. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсе Сабантуйлары графигы билгеле

Самар өлкәсе Сабантуйлары графигы «Самара татарлары» сайтында чыкты.

  • 1 июнь — Мәчәләй авылы;
  • 1 июнь — Денис авылы;
  • 1 июнь — Гали авылы;
  • 2 июнь — Тольятти шәһәре;
  • 8 июнь — Камышлы авылы;
  • 8 июнь — Тупли авылы;
  • 29 июнь — Самара шәһәре.

Tatar-inform.tatar 

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Кол Шәриф мәчетендә җомга намазын үткәрде

Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов җомга намазын үткәрде һәм вәгазь укыды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марокко вәкиле Юныс Әхмәтҗанов исемендәге аш-су осталары конкурсында Гран-прига ия булды

«Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 форумында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталары конкурсына йомгак ясадылар, ул быел халыкара статуста уздырылды. Конкурста Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре вәкилләре катнашты. Гран-прига Мароккодан белгеч Оадиду Редуан лаек дип табылды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Икътисади форумда Казан кулъязма Коръәннән аятьләр күрсәтелде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумының пленар утырышы ачылышында «Фәтх» («Җиңү») сүрәсенең 1-3 аятьләрен ун кыйраәт буенча укыды. Хәзрәт аятьләрне укыган вакытта утырышта катнашучыларга тәүге тапкыр бу аятьләрне Казан кулъязма Мүсхәфнең (Коръәннең) битләреннән күрсәттеләр. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Магомедсалам Магомедов: Татарстан – Россиянең илкүләм сәясәтен тормышка ашыруның мисалы

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов фикеренчә, Татарстан Республикасы – дин иреген һәм шул ук вакытта халыклар бердәмлеген күздә тоткан Россия илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 пленар утырышында әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иран министры урынбасары: Санкцияләр кертелү илләр арасында хезмәттәшлеккә этәрде

Иранның тышкы эшләр министры урынбасары Али Багери әйтүенчә, Америка Кушма Штатларыннан килгән янаулар һәм Иран белән Россиягә карата кертелгән санкцияләр ике илгә дә басым ясый. Бу хакта ул «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисади форумының пленар утырышында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гарәп Әмирлекләре вәкиле: Рөстәм Миңнеханов Россия һәм ислам илләре мөнәсәбәтләрен үстерә

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары Абдулла әл-Салих Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия һәм ислам дөньясы мөнәсәбәтләренә керткән өлеше турында әйтте. Бу хакта ул «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар утырышында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ханты-Манси округының Салым бистәсендә «Сандугач» татар коллективы концерты була

19 майда Ханты-Манси автономияле округының Салым бистәсендә «Сандугач» татар коллективының «Сабантуй» концерты була. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә «Сургут татарлары милли-мәдәни мохтарияте» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Оман министры: «Төньяк — Көньяк» коридоры хезмәттәшлек кысаларын киңәйтергә ярдәм итәчәк

Оман Солтанлыгы икътисад министры Сәид Бен Мөхәммәд Әл-Сакри «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Аның фикеренчә, транспорт коридорлары төзү турында килешүләр, шул исәптән, Россиянең «Төньяк – Көньяк» коридоры – илләр арасында хезмәттәшлек һәм инвестицияләр кысаларын киңәйтергә ярдәм итә торган мөһим проектлар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тубылда гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйрәме булды

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә Себер-татар мәдәнияте үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә кыйммәтләре» чарасы булды. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә «Себер-татар мәдәнияте үзәге» төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алексей Оверчук: Санкцияләргә карамастан, Россия куелган бурычларны нәтиҗәле үти

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук «Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 пленар утырышында чыгыш ясады. Аның фикеренчә, Россиягә карата кертелгән санкцияләр, беренче чиратта, илнең икътисади үсешен тоткарлауга юнәлдерелгән. Шулай булуга карамастан, Россия куелган бурычларны нәтиҗәле үти дип саный ул.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Иран Тышкы эшләр министры урынбасары Али Багери белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары Али Багери белән очрашты. Бу турыда Татарстан җиткәчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Kazan Forum кысаларында Палестина делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Палестина дәүләте делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Azatliq.org 

"Finiko пирамидасы эше"ндә гаепләнүче Лилия Нуриеваны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Лилия Нуриева - Finiko белән бәйле җинаять эшендә мәхкәмәгә кадәр барып җиткән бердәнбер кеше. Ул тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлеккә ризалашты, гаебен тулысынча таныды һәм тулы күрсәтмәләр бирде.

Tatar-inform.tatar 

Марат Хөснуллин: Россиянең Ислам илләре белән товар әйләнеше үсеш кичерә

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин әйтүенчә, Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлеге уңай нәтиҗә бирә. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумының пленар утырышында сөйләде.

Читать дальше...