World News in Tatar
Март
2025

Новости за 13.03.2025

Tatar-inform.tatar 

Кукмарада район ифтар мәҗлесе оештырылды

Кукмарада район башлыгы ярдәме белән ифтар мәҗлесе оештырылды. Ифтар ашына имамнар, районның төрле өлкәдә әйдәп баручылары, эшмәкәрләр һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары чакырылган иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Миләүшә Хаҗиева яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Гидрометеоүзәгендә республикада карның кайчан эреп бетәчәге хакында сөйләделәр

Татарстанда, гадәттә, апрельнең беренче декадасында күп урыннарда җир кардан ачыла. Төбәктә 9-20 апрельдә ташу китә. Әмма бу язда, мөгаен, ул иртәрәк булыр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтие Кадер кичен ничек билгеләргә кирәклеген аңлатты

Кадер кичен билгеләү өчен һәр көн ураза тотарга һәм ул төн җиткән кебек гыйбадәт кылырга кирәк, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналында.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эльмир Низамов: София Гобәйдуллина чынлыкта үзенең тавыш галәмен булдырды

Һәр композитор үзенең музыкаль дөньясын барлыкка китерергә тырыша, ләкин Софья Әсгать кызы аларны тудырып кына калмады, ул әлеге дөньялар яши торган уен кагыйдәләрен дә булдырды. Пианист, композитор һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов бүген 94нче яшендә вафат булган композитор Софья Гобәйдуллина турында сөйләгәндә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узган ифтарга 40 дәүләттән илчеләр җыелды

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең банкетлар залында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән ислам дөньясының 40 илчесе өчен оештырылган «Рамазан - Дуслык күпере» дип аталган тантаналы ифтар узды. Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Кызыл Паша» спектакле «Россиянең театр постановкалары алтын фонды»на кергән

Танылган дипломат Кәрим Хәкимов турындагы «Кызыл Паша» спектакле тамаша залларында гына түгел, театр форумнарында да танылуын дәвам итә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә әйтелә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Урман хуҗалыгы министрлыгында янгын куркынычы сезоны киеренке башланыр дип фаразлыйлар

Кышның җылы булуы, кар җитмәү һәм туфракның җитәрлек күләмдә дым сеңдермәве аркасында урманнарда янгын куркынычы сезоны киеренке башланырга мөмкин. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле Уфа тамашачысына «Хәзинә» программасын тәкъдим итә

2 апрельдә 19.00 сәгатьтә Уфаның мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Хәзинә» программасын тәкъдим итәчәк. Иҗат кичәсендә тамашачылар шаян җыр-биюләр ишетә һәм карый алачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 17 сыйныфны грипп һәм ОРВИ аркасында карантинга япканнар

Бүгенге көндә Татарстанда 17 сыйныфны грипп һәм ОРВИ аркасында карантинга япканнар. Шуларның тугызы -Казанда, өчесе – Чаллыда, тагын өчесе - Әлмәт районында, берсе - Зәй районында һәм тагын берсе Түбән Кама муниципаль районында.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда төрки һәм Иран халыкларының Нәүрүз Республика бәйрәме узачак

21 мартта Казанда Нәүрүз бәйрәме алдыннан сүмәләк әзерләү йоласы үткәрелә. Ул Татарстандагы төрки, Иран һәм Кавказ халыкларының милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре катнашында узачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 54 яшьлек балыкчы боз астына китеп һәлак булган

Казанның Идел буе районы Иске Победилово бистәсендәге «Ивушка» бакчачылык җәмгыяте янында Идел елгасында шаһитлар яр буеннан 10-15 метр ераклыкта балык тоту кирәк-яраклары һәм резина итекләр табып алган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Максим Топилин Яшел Үзәндәге социаль әһәмияткә ия объектларда эшләрнең барышын тикшерде

Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Яшел Үзәндә «Бердәм Россия»нең халык программасын гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрде. Аның җитәкчелегендәге партия десанты Горький исемендәге мәдәният йортында һәм хәзерге вакытта капиталь ремонт эшләре бара торган Яшел Үзән судно төзү көллиятендә булды, шулай ук картлар һәм инвалидлар интернат-йортын төзү эшләренең барышы белән танышты. Партия десанты составына төрле дәрәҗәдәге депутатлар, партия активы һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның ДОСААФ оешмасы Югары Ослан районы волонтерларына җиһаз тапшырды

Татарстанның ДОСААФ оешмасы республиканың волонтерлык хәрәкәтенә актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Күптән түгел иҗтимагый оешма Югары Ослан районындагы җирле инициативалар ихтыяҗлары өчен тегү машинасы тапшырды. Бу җайланма махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен киемнәр һәм госпитальләр өчен урын-җир әйберләре тегү белән шөгыльләнүче Куралово авылының көмеш волонтерлары өчен билгеләнгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мансур Гыйләҗев: Экранизация аша әдәбиятыбыз байлыгын исбатладык

Татарстан Кинематографистлар берлегенең 45 еллыгына матбугат конференциясе вакытында билгеләүләренчә, экранизация аша әдәбиятыбызның байлыгын исбатлаган. Бу турыда кинодраматург, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

София Гобәйдуллина үзәге композиторның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге композиторның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Танылган композитор 94нче яшендә якты дөньядан китте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Әхмәтов Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе Эжер Ялбаков белән очрашты. Яклар 2023 елның октябрендә Алтай Республикасында имзаланган килешү кысаларында парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда автоинспекторлар таксида эшләүчеләрне тикшерде

Вишневский урамында булган резонанслы юл-транспорт һәлакәтеннән соң (таксист тукталыш янында 11 кешене бәрдерде) автоинспекторлар эшне көчәйтте – Татарстан башкаласы юлларында экипажлар күбрәк күренә башлады.

Читать дальше...